Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Яшьләр көнендә районның укуда зур уңышларга ирешкән чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырылды

    “5”ле билгеләренә генә укып, кызыл кызыл аттестатка һәм Рәсәй Федерациясенең медальләренә лаек булган 11нче сыйныф укучылары район башлыгы кулыннан аттесталар алды.

    (27 июнь,Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
    “Мәктәптә алган белемнәрегез киләчәккә төпле нигез булсын. Тормышта үз юлыгызны табарга ярдәм итсен. Киләчәктә дә сынатмыйча, районыбыз горурлыгы булырсыз, куйган максатларыгызга ирешерсез, әти-әниләрегезнең һәм безнең өметебезне акларсыз дип ышанам. Уңышлар сезгә”, - дип ихлас теләкләрен юллады район башлыгы.

    Апас мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Тимур Таһиров да мәктәпне гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган.
    “Алда мине зур тормыш көтә. Киләчәктә дә сынатмаска, гел “5”ле билгеләренә генә яшәргә тырышырга инде”, - диде ул.

    Кулларына кызыл аттестат алган Эльвина Шәрәфуллина белән Камилә Хәбибуллина да зур шатлыклары белән уртаклашырга ашыкты.

    “Без укуда зур уңышларга ирешүебезгә бик шат. Безгә белем биргән, тормышка юл күрсәткән укытучыларыбызга, җан атып яшәгән әти-әниләребезгә, шатлыгыбызны уртаклашып, зур хөрмәт күрсәткән район җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә тагын да тырышырг сүз бирәбез”, - диделәр алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: