Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Йолдыз“ газетасы редакторы Гүзәл Хилавиева акциягә кушылды

    "Йолдыз" газетасы редакторы Гүзәл Хилавиева "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте игълан иткән матбугатка язылу акциясенә кушылды. Ул әнисен "Йолдыз", "Сөембикә" һәм "Салават күпере" басмаларына яздырды. Басма матбугатка язылу чорының иң кызган вакытында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте кызыклы акция игълан итте. #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән өндәү белән барлыкка килгән акциягә ширкәтнең генераль директоры Андрей Кузьмин,...

    "Йолдыз" газетасы редакторы Гүзәл Хилавиева "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте игълан иткән матбугатка язылу акциясенә кушылды. Ул әнисен "Йолдыз", "Сөембикә" һәм "Салават күпере" басмаларына яздырды.

    Басма матбугатка язылу чорының иң кызган вакытында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте кызыклы акция игълан итте. #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән өндәү белән барлыкка килгән акциягә ширкәтнең генераль директоры Андрей Кузьмин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кушылды инде. Бу эшне безнең райондашларыбыз да дәвам итә.

    Исегезгә төшерәбез: 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры 18 июньдә тәмамлана. Күп кеше, элеккедән килгән гадәт буенча, почтальонны көтеп газета-журналларга язылуны иң соңгы көнгә калдыра. Ә бит хәзер яраткан газета яки зәвыкълы бизәлешле журналны электрон рәвештә дә яздырып була. Моның өчен "Почта России" сайты яки Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталына кереп, тиешле төймәләргә басып, кирәкле матбугат чарасын сайларга һәм банк картасы белән түләргә генә кирәк. Билгеле, почтага барып вакыт үткәреп йөргәнче, мондый ысул күпкә отышлырак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: