Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Йолдыз” газетасының беренче юбиляры

    Бүгенге көндә Казан шәһәрендә кызы Сөембикә тәрбиясендә яшәүче Фәрзәнә апаны юбилее уңаеннан Апаска алып кайттылар. Үз өендә, туганнары, дуслары, күршеләре янәшәсендә булуны зур бәхеткә саный ул. Шулай ук аны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов, "Йолдыз" газетасы баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева, район ветераннар Советы җитәкчесе...

    Бүгенге көндә Казан шәһәрендә кызы Сөембикә тәрбиясендә яшәүче Фәрзәнә апаны юбилее уңаеннан Апаска алып кайттылар. Үз өендә, туганнары, дуслары, күршеләре янәшәсендә булуны зур бәхеткә саный ул. Шулай ук аны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов, "Йолдыз" газетасы баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева, район ветераннар Советы җитәкчесе Мәнфүсә Хәкимҗановалар килде. Юбиляр Рәсәй Президентының Котлау хатына, кадер-хөрмәткә бик шатланды, барысына да чын күңелдән рәхмәтен җиткерде.

    Фәрзәнә апа 35 ел гомерен "Йолдыз" газетасына багышлаган.

    - Кулдан гәҗит җыю эшен башкардым, хәрефтән сүз, сүздән җөмләләр җыя идек. Төнлә эшләгән чаклар да күп булды. Ике бала да тәрбияләп үстердек. Тормыш иптәшем бик акыллы, әйбәт кеше иде. Аңлашып, дус-тату булып алтмыш бер ел бергә яшәдек. Бүген дә аны юксынам, - дип искә алды Фәрзәнә апа. Кызы белән кияве әниләре янында бөтерелеп кенә йөриләр. 90 яшьлегенә атап яздырылган чәкчәк, тәмле торт та әзерләгәннәр, сый-нигъмәттән сыгылып торган табын да әзерләгәннәр, әниләренә кышкы җылы тун да бүләк иттеләр.

    - Әниебезнең бүген 90 яшьлек юбилее, без моңа бик шатланабыз. Туганнар, дуслар, күршеләр янында булсын дип Апаска үз өенә алып кайттык. Районда да өлкәннәргә карата игътибар зур икән. Күпме бүләкләр, күпме котлаулар, хәтта Путиннан да котлау тапшырдыгыз. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә. Эшегездә уңышлар гына юлдаш булсын, - дип изге теләкләрен җиткерде кызы Сөембикә. Районның ветераннар Советы җитәкчесе Мәнфүсә Хәкимҗанова өлкәннәрнең һәрберсен барлап, яшәү шартлары белән танышып, хәлләрен белеп тора.

    - Фәрзәнә апа белән без ветераннар советында дуслаштык. Ул һәр эшен җиренә җиткереп башкара иде. Чисталыгы, пөхтәлеге белән дә аерылып торды. Кош телләре, камыр ризыкларын пешерергә дә аннан өйрәндек. Казанда булса да телефоннан сөйләшеп, хәлләрен белешеп торам. Киләчәктә дә аңа сәламәтлек, тынычлык, кадерле әни булып яшәвен телим, - диде Мәнфүсә ханым. "Йолдыз" газетасы коллективы исеменнән Фәрзәнә апаны олугъ юбилле белән тәбрик итәбез. Сәламәтлектә, кадердә, балалар оныклар, оныкчыклар хөрмәтен тоеп яшәвен телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: