Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Йолдыз” үз укучыларының һәр соравына җавабын белә

    "Хезмәт ветераны" таныклыгы кемнәргә бирелә? Аларга элеккеге ташламалар сакланамы? Ш. Хаков. Сорауга халыкны социалоь яклау район идарәсе баш белгече Елена Закирова җавап бирә: - Бу мактаулы исемгә лаек булу өчен хәзерге таләпләр катгый. Законнарга үзгәртмәләр быелның 1 июленнән гамәлгә кертелде. Бу исемне алу өчен кешенең зур хезмәт стажы булырга, эшләү...

    "Хезмәт ветераны" таныклыгы кемнәргә бирелә? Аларга элеккеге ташламалар сакланамы?

    Ш. Хаков.

    Сорауга халыкны социалоь яклау район идарәсе баш белгече Елена Закирова җавап бирә:

    - Бу мактаулы исемгә лаек булу өчен хәзерге таләпләр катгый. Законнарга үзгәртмәләр быелның 1 июленнән гамәлгә кертелде. Бу исемне алу өчен кешенең зур хезмәт стажы булырга, эшләү чорындагы казанышлары РФ, ТР хөкүмәте, башкарма власть ведомстволары тарафыннан югары бәяләнергә тиеш. Мактаулы, атказанган дәрәҗә-исемнәр, Диплом-Грамоталар, күкрәк билгеләре, медаль, орден медальләре, орденнар исемлеге Татарстанның 2004 ел, 24 мартта кабул ителгән 25 нче һәм 2011 елның 10 октябрьдә үзгәртмәләр кертелгән 74 нче "Татарстан дәүләт бүләкләре турындагы" Законында күрсәтелгән. Россия Федерациясенең "Дәүләт бүләкләре турындагы" законнарында да бу хокукка ия булу өчен кирәкле шартлар исемлеге белән таныша аласыз. Хәзерге Законнар буенча Татарстаннның төрле тармакларда атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исемнәре белән бүләкләнгән кешеләр, пенсионерлар РФ дәрәҗәсендә шушы дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр кебек үк ташламаларга һәм өстенлекләргә ия. Россия һәм Татарстан хөкүмәтләре Карарлары буенча "Хезмәт ветераны" таныклыгына дәгъва кылучы ир-атларның хезмәт стажы 25, хатын-кызларның хезмәт стажы 20 елдан да ким булмаска тиеш дип билгеләнгән. Таныклык алу, дәүләт социаль ярдәме, ташламалар буенча сорауларыгыз белән район халыкны социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итегез. Тел: 21-2-88.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: