“Йолдыз” журналистлары юл сакчылары белән берлектә кабат рейдка чыктылар

Укучыларның язгы каникуллары алдыннан шоферларның җәяүлеләргә булган хөрмәтен, кагыйдәләрне ни дәрәҗәдә үтәүләрен тагын бер кабат инә күзеннән үткәрү иде ниятебез. Рейдны Апас урта мәктәбе һәм "Кояшкай" балалар бакчасы янындагы җәяүлеләр сукмагы янәшәсеннән башладык. Биредә хәрәкәт бер дә туктап тормый. Тыз-быз транспортлар уза, җәяүлеләр каядыр ашыга. Руль артында утыручыларның күбесе туктап...
Укучыларның язгы каникуллары алдыннан шоферларның җәяүлеләргә булган хөрмәтен, кагыйдәләрне ни дәрәҗәдә үтәүләрен тагын бер кабат инә күзеннән үткәрү иде ниятебез.
Рейдны Апас урта мәктәбе һәм "Кояшкай" балалар бакчасы янындагы җәяүлеләр сукмагы янәшәсеннән башладык. Биредә хәрәкәт бер дә туктап тормый. Тыз-быз транспортлар уза, җәяүлеләр каядыр ашыга. Руль артында утыручыларның күбесе туктап җәяүлегә юл бирә. Бер сәгать эчендә ашыгыч эше җәяүлеләр сукмагын "оныттырган" бары тик бер генә "батыр" табылды. Тик менә халык машиналарның пычрак кар суына коендырып китүеннән зарлана. "Кеше барганын күргәч, тизлекләрен азрак киметсәләр дә ярый бит инде. Чит ил машинасына утыру гына түгел, бераз хөрмәт тә кирәк", - диләр алар. Юл сакчылары исә очраган һәр балага хәвефсезлек кагыйдәләрен тагын бер кабат аңлаттылар, кабат-кабат кисәттеләр.
Аннан эшебезне Дүртиле, Идрәз авыллары янәшәсендә дәвам иттек. Машиналар торак пунктта тизлек режимын саклыймы? Куркынычсызлык каешын эләктереп йөриләрме? Барлык документлар да тәртиптәме, штрафлары вакытында түләнгәнме? Юл сакчылары барысына да игътибар итәргә, шоферларга таләп-кагыйдәләрне тагын бер кабат аңлатырга тырышты, тупас кагыйдә бозучыларга беркетмәләр төзелде. Бу көнне Тәтеш ягыннан килүче "99"лы машина хуҗасына да бераз үкенергә, кызарырга, акланырга туры килде. Ул исерткечләр кулланган хәлдә үзе кебек үк салмыш, шул ук вакытта правасы да булмаган дустына рульне ышанып тапшырган. Бер машинада биш салмыш кеше утырып баруы бераз аптырашта да калдырды. Ир-атлар шундый "яхшы" кәеф белән Казанга барырга чыккан. Тик, сәяхәтләре Идрәз авылы янындагы купер баганалары белән чикләнде. Үзләренең сәламәтлекләренә зыян килмәсә дә, машина төзекләндерүләр таләп итә. "Сәяхәтче"ләргә эчкән булуларын танудан башка чара калмады. Ә нинди штрафлар көткәне, мөгаен, айну белән башларына барып җиткәндер.
Юл сакчылары белдергәнчә, салмыш килеш юлга чыгучылар арасында төрле яшьтәгеләр бар. Бигрәк тә бәйрәмнәрдән соң "кичәге мәҗлес исләре аңкып торган" машина йөртүчеләр еш очрый икән. Бер кат таныклыгыннан мәхрүм булганнарның кабат салып машинага утыру очраклары да сер түгел. Андыйларга штрафның 50 мең сум булуын да истән чыгарырга ярамый.
- Спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручыларга карата законнарның катгыйлануы күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Салмыш шоферлар кимеде. Алкоголь кулланып руль артына утыручы 1,5 елга правасыннан мәхрүм ителү өстенә 30 мең сум штраф та түләргә тиеш. Шунысын да искәртергә кирәк, мондый административ җаваплылыкка рулен исерек кешегә биргән автомобиль хуҗасы да тартыла. Икенче тапкыр исереп эләгәсең икән, өч ел җәяү йөрергә кирәк булачак. Штраф исә 50 мең сумга җитә. Статистика буенча, һәр дүртенче юл һәлакәте исерек машина йөртүче гаебе белән килеп чыга. Бу үзеңнең дә, башкаларның да тормышына куркыныч тудыру дигән сүз. "Күтәренке кәефле" машина йөртүчеләргә йомшаклык күрсәтелмәячәк, - ди районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Юлга чыкканбыз икән, үзебезнең дә, тирә-юньдәгеләрнең дә тормышына куркыныч тудырмыйк! Өебезгә шатлык булып кайтыйк!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 19:55Өшкерелгән су күп кенә чирләрдән дәвалый Ашамыйча кеше бер ай тора ала, ә сусыз 3 көн дә яшәргә авыр, диләр.1600
-
23 май 2022 - 19:53Апаста “Ислам дине – үрнәк дин” дип исемләнгән зур чара узды Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылды һәм Апас мәдәният йортында үткәрелде.3100
-
23 май 2022 - 18:55Мәктәп укучылары Россия территориясендә бушлай сәяхәт итә алачак Ростуризм мәктәп укучылары өчен бушлай туристик сәфәрләр программасын башлап җибәрә.3000
-
23 май 2022 - 17:55"Буяганда яки чистартканда кабер өстенә басарга ярыймы?" "Ялларда авылга кайткач, зиратта чардуганнар буядык. Кабер аралары бик тар. Чардуганны эчке яктан, кабернең бер өлешенә басып буярга туры килде. Өйгә кайтканнан бирле шуңа эч пошып йөри. Чардуган буяганда кабер өстенә басарга ярыймы?" - дип сорый Гөлфия Шакирова.11600
-
23 май 2022 - 16:55Гаилә акчасы кем кулында булырга тиеш? Чыннан да, гаиләдә акча кем кулында булырга һәм кайда сакланырга тиеш? Хатын сумкасындамы, шкафтамы, әллә ирнең саклык кенәгәсендәме? Ирем белән өйләнешеп аерым бер гаилә булып яши башлаган вакытлар.10400
-
23 май 2022 - 16:52Чүрибураш авылыннан Әминә әби Хәмитова: “Язмыштан узмыш юк икән” 90 яшен каршылаучы ак әбигә Ил башлыгының, район башлыгының Котлаулары ирештерелде, авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырылды.7700
-
23 май 2022 - 15:55Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы салынды 20 майда Казанның элек «Кырлай» паркы буларак танылган урынында Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы салу тантанасы узды.5300
-
23 май 2022 - 15:41Язмыш сикәлтәләре (Хикәя. Булган тормыш хәлләреннән) Автор Ләйлә Шиһабиева.9500
-
23 май 2022 - 15:10СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.7000
-
23 май 2022 - 14:55Авыру бала үстерүче әниләргә ярдәм кирәк «Балагыз авыру». Әлеге сүзләр тормышны икегә бүлә.6400
-
20 май 2022 - 16:17Новости "Апас хәбәрләре" 23.05.2022
-
20 май 2022 - 16:17Новости "Апас хәбәрләре" 23.05.2022
-
23 май 2022 - 14:03Район башлыгы сөт җыю бәясен арттыру бурычын куйдыРайон башлыгы Айрат Җиһаншин сөт җыючылар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.17000
-
23 май 2022 - 10:43Иске Әнәлеләр спорт белән дусИске Әнәле авылында олысы, кечесе спортны үз итә.12600
-
5 май 2022 - 13:41Апаста 9 Май - Бөек Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтләнәРайон башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, “Апас” якташлык җәмгыяте президенты Марат Нуриев Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Ветераннарга район башлыгы, “Ак Барс” Банк идарәсе, “Апас” якташлык җәмгыяте исеменнән бүләкләр бирелде, котлаулар яңгырады.44800
-
21 май 2022 - 07:55Апаста чик сакчылары көне билгеләп үтелә 28 май – чик буе гаскәрләре көне. Традиция буенча бу көнне чик сакчыларының очрашуы уза.19300
-
21 май 2022 - 16:44Апас районы делегациясе “Изге Болгар җыены”нда булды Районыбыз мөселманнары Болгар шәһәрендә Идел буе Болгары дәүләте тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган җыенда катнашты.57600
-
19 май 2022 - 02:55Бәрәңге утыртмадыгызмы әле? Бүген авылда яшәүче ике кеше очрашса, иң еш бирелә торган сорау бу. Шулай булмый хәле дә юк. Инде май аеның уртасы үтеп китте, әле күбебезнең җирләр шул килеш. Барыбызның дисәк, дөресрәк тә буласы, бик сирәкләр генә җирләрен эшкәртеп, утыртырга өлгерде. Алары да – үз мини-тракторлары, мотоблоклары булган кешеләр генә. Кемнәрдер, май ялларында балалар кайткан чакта эшләп калыйк дип, утыртырга ашыкты. Ашыкканнарын да белделәр, әмма өлкән яшьтәгеләр: «Үзебезнең генә көч җитми шул инде…» – диеште.55100
-
19 май 2022 - 07:55Иремнең абыйсы үзенә бала табып бирүемне сорый Ирем Фәрит белән 11 ел яшибез. Йорт төзеп чыктык. Аннан өч балабыз туды: зур кызыбыз Алиягә - 10, Гөлназга - 7, ә төпчек улыбыз Рөстәмгә 2 яшь.53400
-
20 май 2022 - 04:5520 майга һава торышы Җомга, 2022 елның 20 маенда һава торышы шундый булачак:42600
-
21 май 2022 - 18:55«Әни чыгып киткәч, өйдә ямь бетте» Яшь егетнең үзәк өзгеч хатын сезгә дә тәкъдим итәбез.40800
-
20 май 2022 - 15:55Апаслы бер атнада ике тапкыр салмыш килеш юлга чыккан Районның ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлектә салмыш килеш руль артына утыручы 2 шоферга беркетмә төзелгән.40500
-
20 май 2022 - 08:55«Үземнән 15 яшькә олырак туганым мине җиде ел яратып йөрде» Рәйхананың егете була торып та Ризат араларны суытырга теләмәде. Авылда туганнарына килеп йөрүен, концертларга чакыруын дәвам итте, әмма Рәйхана нык торды — башка бармады.38800
-
21 май 2022 - 02:55Ял көннәрендә кар көтелә? Бүген көндез Татарстанның күпчелек районнарында – яңгыр. Алдагы тәүлектә дә явым-төшем, кырау көтелә. Ял көннәрендә республика территориясендә салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.37600
-
20 май 2022 - 13:55Апаста “Яшь инспекторлар” отрядлары нәтиҗә ясады Район хакимиятенең утырышлар залында “Яшь инспекторлар” отрядлары эшләренә нәтиҗә ясадылар. Шул ук вакытта “Иң яхшы яшь инспекторлар отряды” бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.36900
-
22 май 2022 - 04:55Таш йөрәк (Кәрим Кара) Диләнең Гариф кызы икәнен барысы да белә иде авылда. Бер кеше моны күрмәде дә, белмәде дә - Гариф үзе. Күп еллар элек шымтый холыклы егет Зөлфия исемле кызның артыннан калмый йөрде.36300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика