Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Йолдыз“ бүләге - электр иттарткычы иясенә барып җитте

    2020 елның икенче яртыеллыгы өчен “Йолдыз“(“Звезда“) газеталарына язылу чорында төрле акцияләр узды.

    (27 июнь, “Апастово-информ“).


    "Якыныңа "Йолдыз" бүләк ит" акциясенең шарты буенча, 15 майдан 1 июньгә кадәр әти-әниең, туганың, дустың өчен “Йолдыз“га язылып, квитанцияләрне редакциягә юлларга кирәк иде. "Йолдыз"га язылучылар якыннарына берьюлы берничә бүләк ясады. Ярты ел дәвамында газета да килеп торачак. Шулай ук лотереяда да бәхет елмайды.

    Лотерея “Йолдыз“ һәм “Апас хәбәрләре“ коллективлары белән берлектә уйнатылды. Туры эфирда алып барылды.

    Электр иттарткычы иясе – Апастан Рәүхәт Сафин. Рәүхәт абыйга “Йолдыз“ны кызы – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина бүләк итте.

    Бүләк иясенә тапшырылды. Рәүхәт абый аны сөенеп кабул итте. "Йолдыз"ны үзен белгәннән бирле укуын, көтеп алуын белдерде.

    Рәүхәт абый төрле җитәкче урыннарда намус белән эшләгән.

    Колхоз председателе, саклык банкы җитәкчесе, партоешма җитәкчесе дә булган. Үзе артыннан матур эз, матур фикерләр калдырып, район өчен хезмәт иткән. Бүген дә республика яңалыклары, район тормышы белән хәбәрдар булып яши.

    "Олы кеше өчен һәр бүләк кадерле. "Йолдыз" бүләген аеруча сөенеп кабул иттем. Чөнки "Йолдыз" бездә даими кунак кебек, килгәнен көтеп кенә торам",- диде Рәүхәт абый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: