Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Юбилей турнирына Каратунга күп кунаклар килде

    Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең бокс секциясе моннан 15 ел элек ачылды. 2001 елда биредә беренче зур районара турнир үтте. Шул чорда Каратун мәктәбендә урнашкан ригнгта, күнегүләр залында 500 гә якын бала беләкләрен ныгытты. Секция җитәкчесе, ул ачылганнан башлап алыштыргысыз тренер Данис Хәкимов кулы астында өч спорт мастерлыгына кандидат...

    Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең бокс секциясе моннан 15 ел элек ачылды. 2001 елда биредә беренче зур районара турнир үтте. Шул чорда Каратун мәктәбендә урнашкан ригнгта, күнегүләр залында 500 гә якын бала беләкләрен ныгытты. Секция җитәкчесе, ул ачылганнан башлап алыштыргысыз тренер Данис Хәкимов кулы астында өч спорт мастерлыгына кандидат әзерләнде. Хәзер Казан гарнизонында ОМОН да хокук сакчысы булып эшләүче Рифат Насыйбуллин, тренерның улы Юныс Хәкимов, Радик Шәяхмәтов спорт белән дус яшиләр. Юныс белән Радик Казан Олимпия резервлары спорт мәктәбендә укуларын дәвам итәләр. Бөек җиңү көннәре алдыннан зур реконструкциядән соң Каратунда бокс буенча бишенче ачык район беренчелеге үткәрелде. Апас, Каратун, районның калган мәктәпләрендә укып, кичләрен бирегә күнегүләргә йөрүче яшүсмерләр күрше Яшел Үзән районыннан килгән яшьтәшләре белән дусларча рингта очраштылар. Турнирда барлыгы кырык боксчы катнашты.

    -Гадәттә, ачык район турнирларын үткәргәндә мин киң күңелле дусларыма мөрәҗәгать итәм,-диде хәбәрчебезгә тренер Данис Хәкимов. -Бокс буенча чираттагы ачык район турнирын үткәрүдә булышкан иганәчеләр Фәнис Сафиуллин, Рафис Нәбиуллин, Дамир Сәлаховка, күнегүләр, ринг залларына капиталь ремонт үткәрүне үз өстенә алган район хакимияте, Каратун мәктәбе җитәкчелегенә балалар исеменнән зур рәхмәт!

    Җиңүчеләр:

    26 кг үлчәмдә:-Илшат Зыятдинов.

    30 кг үлчәмдә:-Аяз Мәрданов.

    32 кг .үлчәмдә:-Булат Кәлимуллин.

    36 кг үлчәмдә:-Фаил Гыйззәтуллин, Арыслан Тугушев.

    40 кг үлчәмдә:-Эльмир Аляков, Рүзәл Нургалиев.

    52 кг үлчәмдә:-Әмир Заһидуллин.

    Үз көндәшләре арасында чемпионнарга иганәчеләр әзерләгән кыйммәтле бүләкләр, Диплом-Грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

    .

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: