Югары Ындырчыда төтенгә баткан өйдә ир-ат гәүдәсе табылган
Югары Ындырчыда кеше үлеме белән бәйле тагын бер янгын очрагы кабатланды. Үзбәкстанда яшәп, 6 еллар элек районыбызга күченеп кайткан 1959нчы елгы ир-атны төтенгә баткан өендә гүдәсенең урта бер өлеше янган хәлдә табып алалар. Ул яткан җирдә тәмәке төпчекләре табыла. Янгын сүндерүчеләр фаразлавынча, янгын тәмәке тартканда саксыз кылану нәтиҗәсендә чыккан булырга...
Югары Ындырчыда кеше үлеме белән бәйле тагын бер янгын очрагы кабатланды. Үзбәкстанда яшәп, 6 еллар элек районыбызга күченеп кайткан 1959нчы елгы ир-атны төтенгә баткан өендә гүдәсенең урта бер өлеше янган хәлдә табып алалар. Ул яткан җирдә тәмәке төпчекләре табыла. Янгын сүндерүчеләр фаразлавынча, янгын тәмәке тартканда саксыз кылану нәтиҗәсендә чыккан булырга мөмкин. Шулай ук хуҗа кешене салмыш килеш күрүчеләр дә булган. Әлеге авылда шушыңа охшаш хәл ноябрь аенда да кабатланган иде.
Фото:http://news.meta.ua/metka:%D1%82%D1%8E%D1%80%D1%8C%D0%BC/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев