Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юлчыларга юл иминлеге дәресләре

"Татавтодор"ның Апас филиалында ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, яңаларын өйрәнү буенча бик тә файдалы һәм кирәкле дәресләр еш уза. 22 февральдә биредә эшләүче барлык транспортчы-юлчылар кабат актлар залына җыелдылар. Җыелыш башланганчы ук юлчылар үзара әңгәмә кордылар, юлдагы төрле ситуацияләрне искә төшерделәр. Юлчылар алдында иң элек филиал механигы...

"Татавтодор"ның Апас филиалында ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, яңаларын өйрәнү буенча бик тә файдалы һәм кирәкле дәресләр еш уза. 22 февральдә биредә эшләүче барлык транспортчы-юлчылар кабат актлар залына җыелдылар. Җыелыш башланганчы ук юлчылар үзара әңгәмә кордылар, юлдагы төрле ситуацияләрне искә төшерделәр.

Юлчылар алдында иң элек филиал механигы Алмаз Шаһиев, шәфкать туташы Гөлчәчәк Хәерова чыгыш ясап, барлык кирәкле кагыйдәләр турында сөйләделәр. Төрле очраклар буенча мисаллар китерделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Гөлчәчәк Хәерова беренче ярдәм күрсәтү, транспортчыларны иртән тикшерү, аның нәтиҗәләре турында тәфсилләп аңлатты. Аннан сүзне район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев алды. Үз чыгышында ул узган елгы нәтиҗәләргә, агымдагы елда гамәлгә кергән законнарга тукталды.

- 2015 елда районда 14 юл-транспорт һәлакәте булып, анда өч кешенең гомере өзелде, 22се төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алдылар. Аек булмаган хәлдә руль артына утыручылар да шактый булды. Ә менә быелның ике аенда район юлларында ике юл транспорт һәлакәте булды. Биредә бер кеше вафат булды, дүртесе тән җәрәхәтләре алдылар. Шушы вакыт аралыгында руль артына аек булмаган хәлдә утырган ун транспортчы тоткарланды. Күпме әйтү, кисәтүләргә дә карамастан, исерек килеш руль артына утыручылар очрап тора. 2015 елның 1 июлендә исерткеч эчемлек кулланган хәлдә машина йөртүчеләр белән бәйле яңа закон гамәлгә кергәнен барыгыз да беләсез. Яңа кагыйдәләр нигезендә, исерек килеш икенче тапкыр рәттән тоткарланган йөртүчеләр җинаять җаваплылыгына тартыла башлады. Алар өчен штраф күләме дә артты, хәзер ул 200-300 мең сум тәшкил итә, - диде ул.

Залдагылар җаваплылыкның башка төрләре белән дә кызыксындылар, шулай ук районда шул зур штраф суммасы түләүчеләр бармы-юкмы икәнлеген дә сорадылар. 2016 елның 1 гыйнварыннан "Юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозулар өчен штраф түләтү турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү" турындагы административ регламент үз көченә керде. Шушы канун буенча да җанлы әңгәмә барды. Тизлек арттырган өчен килгән 500 сум штрафны 50 процент ташлама белән каплаучылар бар икән. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсенә 1.3 пункты өстәлә, ягъни штрафны 20 көн эчендә түләгән очракта, салынган штрафның яртысы түләнә. Әлеге үзгәрешләр кагылмаган очракларны да искә төшерде ЮХИДИ җитәкчесе. Үзгәрешләр түбәндәге очракларда кагылмый икән:

12.1.1.1 маддәсе (ЮХИДИ бүлекчәсендә теркәлмәгән транспорт чарасы белән кабат идарә итү); 12.6 маддәсе (руль артында эчкән килеш идарә итү, эчкән килеш рульне башка кешегә бирү); 12.9 маддәсенең 6 һәм 7 пунктлары (тизлекне икенче кабат арттыру: 40-60 км/сәг. кадәр, 60-80км/сәг. кадәр, 80 км/сәг. һәм күбрәк); 12.2.3 маддәсе (кабат светофорның тыелган сигналына керү); 12.15.5 маддәсе (кабат юлның яки трамвай юлының каршы як полосасына чыгу); 12.16.3.1 маддәсе (кабат бер яклы юлның каршы як полосасына чыгу); 12.24 маддәсе (юл-транспорт һәлакәтендә кеше сәламәтлегенә җиңел яки уртача зыян китерү); 12.26 маддәсе (шоферның исерткеч куллану-кулланмавын тикшерү таләбен үтәмәве); 12.27.3 маддәсе (юл-транспорт һәлакәтеннән соң, автомобиль йөртүченең эчүдән, наркотиклар, яки психикага зыян китерә торган матдәләр кулланудан тыелып тору таләбен үтәмәве). Шулай ук штрафларны дөрес итеп, вакытында түләү тәртибе дә аңлатылды.

- ЮХИДИ хезмәткәрләре белән мондый очрашу, аңлашулар бик кирәкле чара. Без аны һәр елны үткәрәбез. Хезмәткәрләребез тәүлек әйләнәсе юлда бит, һәркемгә дә хәвеф-хәтәрсез йөрергә, өйдән шатланып чыгып китәргә, эштән соң да шулай кайтырга язсын, - диде филиалның баш механигы Рафик Абдрахманов.

ЮХИДИ инспекторы Рамил Гафуров яктылык кайтаручы элементлар турында аңлатты, бу турыда видеослайдлар күрсәтелде.

Очрашудан юлчылар канәгать калдылар. Юллар саклык ярата, һәркем исән-имин йөрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев