Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Юлда калган гаилә ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәтле

    Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары аеруча салкын көннәрдә һәрчак юлда булырга тырышты.

    (25 февраль, “Апастово-информ“).


    Аларга иминлекне, хәвефсезлекне саклау белән бергә шоферлар, юлчылар сәламәтлеген кайгырту бурычы да йөкләнде. Юлда сүнеп калган машина шоферлары, бәхетсезлеккә дучар булган кешеләргә ярдәм итәргә тырыштылар.

    Мисал өчен, Каратун юлында машиналары сүнеп калган гаилә исән-имин өйләренә кайтып җитүләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук Казан-Ульян юлында җимерелеп калган машинаны да алар ярдәме белән район үзәгенә алып килеп төзәттеләр. Бу хакта район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр иттеләр.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: