Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юрий Камалтынов: "Сайлаучылар активлык күрсәтә"

Татарстанда 13:00 сәгатькә алдан тавыш бирүдә барлык сайлаучыларның 9,91 %ы катнашкан инде. Бу хакта бердәм алдан тавыш бирү матбугат үзәгендә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстанда алдан тавыш бирүне оештыру төбәк комитеты җитәкчесе Юрий Камалтынов җиткерде. Аның әйтүенчә, участокларда инде бюллетеньнәр бетеп килә. "Бу сайлаучыларның активлыгын күрсәтә", - диде Юрий Камалтынов. Исегезгә...

Татарстанда 13:00 сәгатькә алдан тавыш бирүдә барлык сайлаучыларның 9,91 %ы катнашкан инде.

Бу хакта бердәм алдан тавыш бирү матбугат үзәгендә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстанда алдан тавыш бирүне оештыру төбәк комитеты җитәкчесе Юрий Камалтынов җиткерде. Аның әйтүенчә, участокларда инде бюллетеньнәр бетеп килә. "Бу сайлаучыларның активлыгын күрсәтә", - диде Юрий Камалтынов.

Исегезгә төшерәбез: "Бердәм Россия" партиясе 22 майда үткәрә торган Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстандагы 560 исәпләү участогында 5 мең кеше эшли. Билгеле булганча, безнең республикада алдан тавыш бирүдә 58 кандидатлыкка кандидат катнаша. Әлегә кадәр урыннардан бернинди дә шикаять белдерелмәгән.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев