Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Үз кулларың белән уенчык: балалардан балаларга” бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды

Районның үзәк китапханәсендә иганәчеләр ярдәмендә узган бәйгегә 64 укучыдан 72 уенчык килгән.

(2 ноябрь, “Апастово-информ”). 


Бәйге ТАССРның 100 еллыгы, Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан, 3 ноябрь – сәнгать төне акциясе кысаларында һәм “Сәнгать берләштерә” девизы астында оештырылды. Укучылар буш вакытларын файдалы уздырды һәм изге эшкә багышлады. Әлеге уенчыклар тиздән иганәчеләр тарафыннан балалар йортларына тапшырылачак. Бу хакта китапханә мөдире Гөлчәчәк Ахманова белдерде. 
 
Иганәчеләр Зөфәр Ибраһимов, Шамил Галәтдинов, Алмаз Гыйсмәтуллин, Илшат Салихов үзләре үк иң уңышлы уенчыкларны сайлап алуда да катнашты. Тиздән 20 укучы акчалата бүләкләр алачак. 
 
“Балаларны сөендерү саваплырак дип санадык. Шуңа күрә, кулдан эшләнгән уенчыклар бәйгесе уздырырга булдык. Нинди генә уенчыклар ясамаганнар! Аларга балаларның күңел җылысы салынган”, - диде Зөфәр Ибраһимов. 
 
Җиңүчеләр исемлеген киләсе язмада тәкъдим итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев