Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Зөлфирә әби Камалиева Болынбалыкчы авылында туып-үскән, һәркемгә үрнәк тормыш юлы кичергән

    Хуҗалыктагы барлык эштә актив катнаша, кайсы чор җитәкчесеннән генә сорасаң да аның хезмәтенә югары бәя бирәләр. Мәскәүдә яшәүче кызы Гөлфия белән Мәскәү-Казан-Болынбалыкчы арасын еш урыйлар алар. - Үзвакытында хезмәтемне күрделәр, бәяләделәр. Орден-медальләремне, Мактау грамоталарымны карап утырганда яшь чакларымны еш искә төшереп, хезмәт уңышларыма сөенеп утырам, - ди Зөлфирә әби. Район...

    Хуҗалыктагы барлык эштә актив катнаша, кайсы чор җитәкчесеннән генә сорасаң да аның хезмәтенә югары бәя бирәләр. Мәскәүдә яшәүче кызы Гөлфия белән Мәскәү-Казан-Болынбалыкчы арасын еш урыйлар алар.

    - Үзвакытында хезмәтемне күрделәр, бәяләделәр. Орден-медальләремне, Мактау грамоталарымны карап утырганда яшь чакларымны еш искә төшереп, хезмәт уңышларыма сөенеп утырам, - ди Зөлфирә әби.

    Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев аны 90 яшьлеге белән котлап, Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырганда күз яшьләрен тыя алмады ул. Болынбалыкчы авыл җирлеге рәисе Римма Гыйльметдиновага да үзен шулай зурлап искә алганнары өчен олы рәхмәтен ирештерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: