Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Яклаучы да, саклаучы да булуы җиңел түгел...

    Быел Россиядә балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау комиссияләре оешуга 95 ел билгеләп үтеләчәк. Районыбызда бу комиссиядә бүген 56 бала тәрбияләнүче 27 имин булмаган гаилә һәм балигъ булмаган 12 яшүсмер махсус исәптә тора. Узган елда комиссиянең 26, шул исәптән 2 күчмә утырышы үткәрелде. Аларда комиссия карамагына кергән 68 эш...

    Быел Россиядә балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау комиссияләре оешуга 95 ел билгеләп үтеләчәк. Районыбызда бу комиссиядә бүген 56 бала тәрбияләнүче 27 имин булмаган гаилә һәм балигъ булмаган 12 яшүсмер махсус исәптә тора. Узган елда комиссиянең 26, шул исәптән 2 күчмә утырышы үткәрелде. Аларда комиссия карамагына кергән 68 эш каралды. Шуларның 56сы балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче гаиләләрдәге ата-аналарга карый. Комиссия утырышларында шулай ук төрлечә Закон таләпләрен бозган, балигъ булмаган 11 баланың тәртибе, үз-үзен тотышы мәсьәләләре тикшерелде.

    Комиссия сәркатибы Гөлнара Шәүкәт кызы Маликова - бүген бездә кунакта:

    - Гөлнара Шәүкәтовна! Комиссия каршында җавап тоту ул нәрсәнеңдер нәтиҗәсе дип әйтү дөресрәк булмасмы?

    - Мин бу фикер белән тулысынча килешәм. Төрлечә тәртип бозулар, бигрәк тә балалар, балигъ булмаган яшүсмерләр арасында, эчке культурага, гаилә тәрбиясенә дә бәйле. Бала бит ул бөтенесен күреп, өлкәннәр кылган гамәлләрне керсез киптергеч кебек күңеленә сеңдереп үсә. Кемнәндер, шул ук яшьтәшләреннән үк күреп, бу шулай булырга тиеш дип хаталанучылар, начар үрнәкләргә ихтыярсызлык, тәҗрибәсезлекләре белән иярүчеләр мисалы шуны ачык раслый. Менә андыйларны вакытында күреп, туктатып өлгермәсәң, киләчәктә ул кем булып үсәр?..

    - Синең фикер сөрешең кызыклы гына...

    - Бу вазифага мин бер ел ярым элек билгеләндем, аңа кадәр 10 ел мәктәптә эшләдем. Шуңа да бу проблеманы бик яхшы беләм һәм аңлыйм. Мәктәп дигәннән, укытучылар да киң җәмәгатьчелек бу замана афәтенә каршы тормаса көчсез калачак, бүгенге җәмгыятьтә хәл әлләни үзгәрмәячәк дип куркам. Хокук саклау органнары вәкилләренең бит үз вазифалары да хәттин ашкан...

    - Яшүсмернең Законга сыешмаган гамәлләр кылырга вакыты калмаска тиеш дип саный кайберәүләр. Синең дә фикереңне беләсе иде.

    - Авыл баласы гаиләдә әти-әнисе үрнәгендә эш, хезмәт белән тәрбия ала. Якыннарыңа, туганнарыңа ихтирам, ышаныч һәм иман, кешеләрне яратуга нигез бала бишектә чагында ук салына, дигән бабаларыбыз. Шөкер, районда бүген балалар һәм яшүсмерләрне спорт белән дуслаштыруга, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтүгә игътибар зур. Мәктәпләрдә, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе секция-түгәрәкләрендә, "Алтын алка" Боз Сараенда, "Дулкын" бассейнында аларга әти-әниләре бер тиен акча тотмыйча рәхәтләнеп, җаны теләгәнчә шөгыльләнү мөмкинлеге булдырылу - шуның бик матур бер дәлиле. Мәктәп балалары өчен генә районда ел саен дистәләгән спорт ярышлары уздырыла. Сәхнә дә алар өчен бер дигән тәрбия урыны, мондый һәм башка бик күп төрле чараларда районда меңләгән бала, яшүсмерләр катнаша. Уңышлар, җиңүләр дә бихисап. Бу эш дәвамлы, юнәлеш - дөрес.

    - Бүген син эшләгән комиссия тарихына да күз салыйк әле.

    - Әйе, аның дистәләгән еллык тарихында үзеннән соң якты эз калдырган шәхесләребез бик күп. Аның рәисләре булып эшләгән Зәки ага Йосыпов, Кәрим ага Гыйниятов, Фәрит абый Кәлимуллин, Фәрит абый Касыймов, Рәмис абый Ногманов, Алсинә апа Сәлахова, җаваплы секретарьлар Венера апа Хәлимова, Венера апа Гобәйдуллина хезмәтләренең никадәр авыр, җаваплы, кеше язмышы белән бәйле булуын мин бүген бик яхшы аңлыйм. Аларны хөрмәт итәм. Остазларым буларак, алар белән еш киңәшләшәм.

    - Комиссиянең бүгенге составында кемнәр бар?

    - 15 кешелек комиссия рәисе - район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова үзе дә әни, элеккеге укытучы буларак, кеше хәленә, бала күңеленә үтеп керә белә, кирәк чакта җитди, бик катгый-таләпчән дә ул. Комиссия составындагы район оешма-учреждениеләрнең вәкилләре, җитәкче-белгечләре белән кулга-кул тотынышып эшләүнең нәтиҗәләре дә әйбәт булачагына ышанам. Нәрсәдер килеп чыккач кына уфтану, гаеплене эзләүгә караганда начар әйберне булдырмау, кисәтүе җиңел генә бирелми, әлбәттә. Комиссиядәге һәркем моны дөрес аңлый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: