Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Зур Күккүзнең Комсомол урамында яшәүчеләр юллы булганнар

    - Авылыбызны урталайга бүлеп Үләмә елгасы ага. Елганың бире ягында яшәүчеләргә рәхәт. Алар киң итеп асфальт салынган юлдан җилдерәләр. Ә елга аръягында яшәүчеләр юлсызлыктан бик нык интектеләр. Дөрес, заман таләпләренә туры китереп күпер эшләнгән, урам башына кадәр юл да салынган. Ә менә шуннан урам эченә таба юлсызлык китә. Ничә еллар...

    - Авылыбызны урталайга бүлеп Үләмә елгасы ага. Елганың бире ягында яшәүчеләргә рәхәт. Алар киң итеп асфальт салынган юлдан җилдерәләр. Ә елга аръягында яшәүчеләр юлсызлыктан бик нык интектеләр. Дөрес, заман таләпләренә туры китереп күпер эшләнгән, урам башына кадәр юл да салынган. Ә менә шуннан урам эченә таба юлсызлык китә. Ничә еллар шулай җәфаланганнан соң, һәр йорттан акча җыеп, юл салдык. Хәләл көчебез белән салган ул юл өч елга түзде. Айлар буе туктамый яуган яңгырлар, авыр трактор-машиналар йөреп, вак ташларны ватып җиргә иңдерде. Тагын юлсыз калабыз дип пошаманга төштек.

    Быел җәй көнне Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Низамова Рузия инициативасы һәм ярдәме белән, безнең Комсомол урамы кабат юллы булды. Иртән көтү куганчы да, кичен дә килеп, кая, күпме нәрсә саласын үз күзәтүе астына алып, юлны көзге кебек тигезләтте. Ә бит Рузия үзе дә гаилә кешесе. Эшчән, уңган, булдыклы ул безнең. Үткен сүзле, алтын йөрәкле, гади, кешенең бар гозерен тыңлап, төпле киңәшен бирә белә. Бу хатыбыз аша Рузиягә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аңа нык сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телибез. Озак еллар тагын безнең белән бергә эшләргә насыйп булсын аңа!, - дип язалар Комсомол урамында яшәүчеләр: Гөлсинә Заһидуллина, Ильмира Галиуллина, Залия Зәйнуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: