Апастово-информ
  • Рус Тат
  • 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу узачак

    Хөрмәтле Казандагы Апас якташлары!

    Бу җомгадан, ягъни 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу узачак. (Соңгы тапкыр бу мөһим чара 2010 елның октябрендә үткәрелде. Пандемия сәбәпле ул бер елга күчерелгән иде).

    Халык санын алуда быел яңалыклар кулланылачак. Ләкин элеккеге, инде сыналган ысул – өйгә килеп исәпкә алучыларның сорауларына җавап бирү дә калачак. Өегезгә килгән исәпкә алучыны Сез махсус экипировкасыннан таный алачаксыз.

    Яңалыкларның берсе – Россия тарихында беренче тапкыр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык, дәүләт хезмәтләре порталында яки исәпкә алу пунктларында, электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыра алачак. Бу эшне үзегезгә кайчан җайлы, шул вакытта эшли алачаксыз. Электрон битне тутыру өчен Сезгә 20 минут вакыт җитәчәк.

    Халык санын алуда катнашу өчен документлар таләп ителми. Барысы да кеше сүзләреннән чыгып тутырыла. Шәхси мәгълүмат салым инспекциясе, яки Эчке эшләр министрлыгы, башка рәсми оешмаларга да тапшырылмый.

    Хөрмәтле апаслылар! Шушы зур, бик мөһим чарадан читтә калмыйча, гражданлык позициягезне күрсәтүегезне сорыйбыз. Җан исәбен алуда бер йодрык, бер милләт булып катнашыйк.

     

    Зур ихтирам белән – Казандагы “Апас” Якташлык җәмгыяте.          

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: