Апастово-информ
  • Рус Тат
  • 25 ел элек хатынын үтергәнлеге ачыкланган

    Җинаятьче төрмәгә утырмаган, хөкем карары чыгарганда ул үлгән булган.

    Әлмәт шәһәре суды 25 ел элек булган рәхимсез үтерү турындагы эш буенча карар чыгарды.
    ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләвенчә, 1996 елның җәендә Әлмәттә яшәүче бер ир-ат көнчелектән хатынын үтергән. Ир хатынына 18 тапкыр пычак белән кадаган, шулай ук аяклары белән типкәләп кыйнаган.
    Җинаятьне 25 елдан соң ача алганнар. 2016 елда җинаятьченең авырудан үлүенә карамастан, эш судка кадәр барып җиткән.
    Суд ир-атны үтерүдә гаепле дип тапкан, тик хөкем карары чыгарганда ул үлгән булган.

    Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/25-el-elek-khatynyn-tergn-ir-kulga-alyngan

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: