Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас янәшәсендә авыл көне үтте

-Соңгы тапкыр 1996 елда үткән авыл Сабантуе төшләргә кереп йөдәтте. Инде шөкер, авылыбыз рухы, йолалары кире кайтты, шәт иншаллаһ,-диләр бүген Әнәледә. -Ел башыннан үзешчәннәребез сәхнәбездә "Генеральная уборка", "ДНК" кебек берничә спектакль куйды. Тәтеш районының Әтрәч, Алабирде авыл үзешчәннәре Әнәлегә концерт-спектакльләр белән гастрольләргә килде. "Тыркын", "Зәлидәле урам" бәйрәмнәрен дә халык үз...

-Соңгы тапкыр 1996 елда үткән авыл Сабантуе төшләргә кереп йөдәтте. Инде шөкер, авылыбыз рухы, йолалары кире кайтты, шәт иншаллаһ,-диләр бүген Әнәледә.

-Ел башыннан үзешчәннәребез сәхнәбездә "Генеральная уборка", "ДНК" кебек берничә спектакль куйды. Тәтеш районының Әтрәч, Алабирде авыл үзешчәннәре Әнәлегә концерт-спектакльләр белән гастрольләргә килде. "Тыркын", "Зәлидәле урам" бәйрәмнәрен дә халык үз итте. "Гашыйклар көне, "Елмаю көне", "Әниләр", Гаилә көне" бәйрәм-очрашу кичәләре-боларның барысына да зал тутырып тамашачы килә,-ди ел ярым элек кенә төзелеп сафка баскан авыл клубы мөдире Альмира Сәлахова.

Авыл көнен үткәрү идеясы да халыктан чыккан. Сөрән салгач, "Авыл көне" фондына халыктан 31 мең сум акча җыелган, шуңа бүләкләр алынган. 25 ир-ат күмәк өмәгә чыгып урын әзерләгән, казыган-төзегән. Күпләр фондка үз бүләкләрен тапшырган, һәммәсенең исем-фамилиясе, биргән бүләге аерым дәфтәргә теркәлгән, беркем дә онытылмаган, исемлектән төшеп калмаган. Хәлим Гыймадиев элеккеге алмагач бакчасын пөхтәләп, үләнен чаптырган, катыктан "серле сандык" ачкычын эзләү уены да оештырды. Шәхси пилорама хуҗасы Әсгат Насыйбуллин агач төзелеш материаллары белән булышты. Авыл мәчете дә үз өлешен керткән. Айрат һәм Фәния Вәлиевлар, бертуганнар Наил, Илфат Шиһабиевлар, Рәүф, Рәмис һәм Рөстәм Мөхәммәтҗановлар гаиләләре, Фердинанд Хөснуллин, Рәис Сафиуллин, Ринат Нурмөхәммәтов, Рушан Заһидуллин, Илфат Шагиев, Радик Фәсхетдинов, Дамир Нәбиуллин, Марат һәм Азат Насыйбуллин гаиләләре оештыру комиссиясенә бүләкләрен дә алып биргән, бик кызыклы уеннарны да үз хисапларыннан алып бардылар. Ат җанлы Шәһит Нәбиуллин бизәүле аты белән мәйдан күрке булды. Тачка белән ир хатынын, хатын-ирен ташумы ул, утын кисү, чүлмәк вату, аркан тарту, кул көрәше, таяк тартыш, ике потлы гер күтәрү, күзләре бәйләүле килеш бүләк кисеп алу, йомырка кабып йөгерү, көянтәләп су ташу, 6 метрлы бүрәнәгә, авыш колгага менүме-ярышларда, халык уеннарында катнашучылар су буе иде! Ат чабышын да рәхәтләнеп тамаша кылдылар, Борнаштан апалы-сеңелле җайдаклар Илүзә белән Исламия Җәләлиеваларның әтиләре Илсур кызларының чираттагы җиңүләре белән горурлануына шаһит булдылар. Студент Булат Сәлахов балалар арасында яшь батыр калучыга, эшмәкәр Рушан Заһидуллин баш батырга тәкә бүләк итте. Шиһабиевлар нәселеннән Илфат аркан тартуда җиңгән командага дип, шулай ук аланга бүләк тәкә җитәкләп килгән иде. Әнәлеләр комиссиягә балалар, халык уеннарында җиңүчеләргә дип, бер кетәклек әтәч-тавык та тапшырганнар Куян да бар иде мондый сюрприз бүләкләр арасында.

Районның "Зөя" агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов, Әнәле кияве Рәис Салихов та Авыл көненә ярдәм кулы сузганнар.

Шушы авылда туып үскән "Татагрохим" оешмасы җитәкчесе Наил Гобәйдуллин авыл читендә чишмә ясатуы белән әнәлеләр рәхмәтенә ирешкән иде. Авыл көнендә ул хезмәттәше Альберт Низамов белән зур хәйрия табыны җәйде. Яулык-кәләпүшләр, чәй табыны бүләкләре, "Иске Әнәле-2016" дип язылган матур бейсболка-баш киемнәре тараттылар.

Апас районы башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас штп башкарма комитет башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов, район мәдәният бүлеге мөдире Альберт Сәлахетдинов һәм башка кунаклар үз чыгышларында иң матур теләкләрен җиткерделәр, әнәлеләрне район башлыгы исеменнән кайнар котладылар. Концерт өлешендә Апас үзешчәннәре Рәмис Ногманов, Фәрит Кәлимуллин, "Заман"бию төркеме, Әнәленең "АдДиАл" кызлар бию ансамбле бик матур чыгыш ясады. Ландыш Галиуллина, Гөлия Шиһабиева, Гөлшат Гарифуллина, саксафончы Юрий Терехов һәм тагын башка бик күпләрнең җыр моңнары, шигырьләре яңгырады. 4 сәгатьлек бу концерттан беркем туймады, артистларны кабат-кабат сәхнәгә чакыру алкышларыннан бөтен авыл гөрләде.

-Апаска дус кызыма кунакка кайткан җиремнән шундый искиткеч бәйрәмгә тап булдым. Бик ошаттым. Туган илемә кайткач, үзебезнең шәһәр татар яшьләре арасында да шундый шоу-тамаша оештырырга ниятем бар,-диде бәйрәмне манзара кылучы, үзе дә халык уеннарында катнашкан яшь кытайлы Ду Гуанлинь. Иптәш кызы Алинә Исламова белән бергә ул КФУ тәмамлаган. Татарстанлыларны бик кунакчыл, ачык йөзле халык, дип мактый, авыл көненнән соң озак та тормый, бик матур хатирәләр белән үзенең Ватаны-Кытайның Хелей провинциясенә кайтып китте. Кунаклар арасында рус, чуваш, мордва, мари, әрмән, грузин, молдован милләте вәкилләрен дә очраттым. Барысы да беравыздан:

-Булдыргансыз, күп яңалык күрдек, рәхәтләнеп ял иттек, яңа дуслар таптык- диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев