Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаска Сара моңы кайтты

Мәшһүр якташыбыз, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Сара Садыйковага 110 ел тулу уңаеннан киң күләмле чаралар программасы төзелгән. Искә алу кичәсе бер төркем сәнгать әһелләренең калфаклы сандугачыбызның Казан шәһәрендәге каберенә зыярәт кылуы, чәчәкләр салуы белән башланып китте. Сара Садыйкованың туган көне -...

Мәшһүр якташыбыз, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Сара Садыйковага 110 ел тулу уңаеннан киң күләмле чаралар программасы төзелгән.

Искә алу кичәсе бер төркем сәнгать әһелләренең калфаклы сандугачыбызның Казан шәһәрендәге каберенә зыярәт кылуы, чәчәкләр салуы белән башланып китте.

Сара Садыйкованың туган көне - 1 ноябрьдә Апас туган якны өйрәнү музеенда "Моңсара" исемле фильм карау, танылган артистлар тарафыннан күпсанлы җырларын тыңлау кичәсе үтте. Теләгән кеше якташыбызның иң яраткан кунак итү сые - "Сара Садыйкова коймагы"ннан да авыз итте.

Район үзәгендә моңлы сандугачыбызның исемен мәңгеләштерү, киләчәк буыннарга тапшыру йөзеннән Сара Садыйкова һәйкәле урын алды. 3 ноябрьдә төрле буын вәкилләре катнашында әлеге һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Бу чарада бакча нәниләрен дә, укучыларны да, урта һәм өлкән буын райондашларны да очратырга була иде.

- Сара Садыйкова Апас ягыннан иҗат көче алды, табигатен, кешеләрен яратты. Бу көннәрдә Апаска Сара соңы кайтты. Һәр почмакта аның рухы бөркелә, - диде Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов.

Район үзәк китапханәсендә "Җырлар аңа озын гомер биргән" кичәсендә дә якташыбыз турында иң матур, җылы сүзләр, ул иҗат иткән йөрәкнең иң нечкә кылларын да кузгата торган җырлар яңгырады.

- Сара апа Садыйкованың тарихы елдан-ел баеп кына бара. Шул зур мирасны эчтәлекле чаралар, класс сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр аша яшь буынга тапшыру безнең бурычыбыз, - ди Апас район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Тутай авылындагы Сара Садыйкова музеенда да бүген "Сагыналар сине якын дуслар" исемле искә алу кичәсе узды. Биредә якташыбыз турында бик күп хатирәләр яңарды, моңнары күңелләрдән күңелләргә күчте.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев