Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста эштән кайтып баручы кызга ташланган ир-атны хөкем иткәннәр

Апаста яхшы гына салмыш ир-ат эштән кайтып баручы кызга ташлана. Артыннан йөгереп килеп, сул кулы белән кызның муеныннан тотып ала һәм уң кулындагы алдан әзерләп куйган кирпеч белән кызның башына суга, пальтосыннан тартып җиргә ега. Шулай итеп кызның сумкасын талап алмакчы була. Кыз югалып калмый, каршылык күрсәтә. Ир-ат каты эчкән...

Апаста яхшы гына салмыш ир-ат эштән кайтып баручы кызга ташлана. Артыннан йөгереп килеп, сул кулы белән кызның муеныннан тотып ала һәм уң кулындагы алдан әзерләп куйган кирпеч белән кызның башына суга, пальтосыннан тартып җиргә ега. Шулай итеп кызның сумкасын талап алмакчы була. Кыз югалып калмый, каршылык күрсәтә. Ир-ат каты эчкән булганлыктан һәм шаһитлар килеп чыгу сәбәпле, кызның сумкасын алырга өлгермичә качарга мәҗбүр була.

Әлеге ир-атның үз теләге белән полиция бүлегенә килеп, гаебен сөйләүдән башка чарасы калмый. Суд утырышында да ул бик үкенүен белдерә. Әлеге ир-ат берничә елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Фото:http://www.bee.uz/ekonews/noyabr_1/arbitraj_udovletvoril_isk.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев