Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста фонтаннар саны егермегә җитеп килә

Каратун, Свияжский бистәсендәге фонтаннар узган ел ук файдалануга тапшырылган иде. Район үзәгендәге фонтаннар саны унбишкә җитеп килә. Төзүчеләр әле кичә генә Татарстан Президенты программасы буенча капиталь ремонтланучы "Салават күпере" балалар бакчасы каршына аның унөченечесен монтажлауны төгәлләделәр. Яшьләр микрорайонындагы үзенчәлекле фонтан да бик матур, аның тирә-юнен төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Үзәк...

Каратун, Свияжский бистәсендәге фонтаннар узган ел ук файдалануга тапшырылган иде. Район үзәгендәге фонтаннар саны унбишкә җитеп килә. Төзүчеләр әле кичә генә Татарстан Президенты программасы буенча капиталь ремонтланучы "Салават күпере" балалар бакчасы каршына аның унөченечесен монтажлауны төгәлләделәр. Яшьләр микрорайонындагы үзенчәлекле фонтан да бик матур, аның тирә-юнен төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Үзәк парктагы урынын алыштырган фонтан Әнәле чишмәсенә яңа ямь өстиячәк. Бүген үзәк Ленин урамында бер юлы ике фонтанга өчкә биш метрлы нигез салынды. Тирә-юненә шулай ук брусчатка түшәлеп, утырып ял итү өчен матур, нык урындыклар, заманча яктыртычлар куелачак. Матурлыкка соклана һәм үзебез булдырганны саклый белик, хөрмәтле апаслылар!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев