Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста минем кебек бәхетлеләр күбрәк булсын иде

Миндәй бәхетлелер күбрәк булсын, дип телим бер Ходайдан... -90 яшемне шөкер, имин-җитеш тормышта, балаларымның кадер-хөрмәтендә коенып каршылыйм. Мин бит пенсиягә дә 73 яшемдә генә чыктым. Кошчылык фабрикасы директоры Әнвәр Ибраһимов законлы лаеклы ялга чыгып, үз көемне көйләп яши башлаган көннәремдә өемә килеп бик каты үгетләгәч, балаларым белән киңәшләшеп, 40 ел...

Миндәй бәхетлелер күбрәк булсын, дип телим бер Ходайдан...

-90 яшемне шөкер, имин-җитеш тормышта, балаларымның кадер-хөрмәтендә коенып каршылыйм. Мин бит пенсиягә дә 73 яшемдә генә чыктым. Кошчылык фабрикасы директоры Әнвәр Ибраһимов законлы лаеклы ялга чыгып, үз көемне көйләп яши башлаган көннәремдә өемә килеп бик каты үгетләгәч, балаларым белән киңәшләшеп, 40 ел эшләгән коллективыма кайттым да тагын 15 ел хезмәттәшләремнән аерылмадым. Менә шулай итеп, хезмәт стажым төп-төгәл 55 елга җыелды. Әле дә фабриканың гөрләгән чакларын бик сагынып, хезмәттәшләремне юксынып яшим,-дип каршылады безне Морзаларда Сания Галиуллина. Уллары Зөфәр, Илгизәр, килене Гөлфия, Миләүшә, онык-оныкчыклары Фәннур, Илнур, Данияр белән бик горурлана ана, эшчән бу нәселгә килен булып килгән Гөлияне дә мактап туя алмый.

-Бабаем Гыйльмулла гына менә бик иртә китеп барды. Югыйсә, 90 яшьлегебезгә Россия Президенты, район башлыгыннан бүләкләр алу икеләтә куаныч буласы иде,-дип моңсуланып та алды юбилярыбыз безне озатып калганда.

-Тормышлар бигрәк ямьле бит оланнар, 100 яшемне дә шулай каршыларга язсын, яныма шулай зурлап килеп котларга онытмагыз берүк. Авылларда миндәй бәхетлелеләр күп булсын,-дип дога кылды.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев