Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Авыру бала үстерүче әниләргә ярдәм кирәк

    «Балагыз авыру». Әлеге сүзләр тормышны икегә бүлә.

    Күп очракта таякның авыр башы әни кешегә төшә. Төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышында физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне борчыган сорауларга җавап эзләделәр. Казан шәһәр думасы депутаты, «Барысы да балалар өчен» хәйрия фондын оештыручы, үзе дә авыру бала үстерүче Далия Гайнанова, хатын-кызларга ярдәм кирәк, ди.  

    –  Авыруларның төрлесе бар. Сабыена аутизм диагнозы куелган әнинең хәлен беркем дә аннан яхшырак аңламаячак. Уйлап карагыз әле: башта авырлы чагында аңа табиблар, сезнең балагызда ниндидер тайпылыш бар, дисә дә,  аермачык үзенә бу авыру хакында аңлатучы юк. Аннары инде бала табу йортында  ул тагын бер кат стресс  кичерә, – ди Далия Гайнанова.

    –  Өйгә килүче педиатр да, сырхауханәдәгесе дә кая барасын, бу авыру белән ничек яшисен әйтми. Ананың дөньяга күзе ачылып, баласын күтәреп, тернәкләндерү үзәгенә баргач, аны сүгеп ташлыйлар.  

    Далия ханым бу хакта озак сөйли ала. Ул, авыру бала үстерүче әниләргә ярдәм кирәк, ди. Аның фикеренчә, төрле авырулардан интегүче сабыйларның әти-әниләре өчен махсус сайт булдырырга кирәк. Нинди диагноз куелган, андыйларны кайда дәвалыйлар, тернәкләндерү үзәкләре бармы, нинди бакчага бирәсе, ничек укытасы… Боларның барысы турында да бер урында мәгълүмат тупланса, яхшы булыр иде, ди ул. Балаңа нинди генә диагноз куелса да, аны кешедән ким итәсе килми. Казанда яшәүче Гөлшат Шәехова әнә шулай ди. 

    Балаларына Даун диагнозы куелгач, аны ире ташлап китә. Өстәвенә ирнең әти-әнисе дә, безгә авыру онык кирәкми дип, килен белән арасын өзә. Ә Гөлшатның бик тә баласын тормышка әзерлисе, башка сабыйлар белән бергә бакчага йөртәсе, мәктәптә укытасы килә.   Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова,  «Иртә дәвалау» программасы ярдәме белән республикада  кимчелекле сабыйларны алдан ук ачыклап, аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтеп була, ди. – Олылар арасында инвалидлык алучылар саны кимүгә бар. Республикада физик мөмкинлеге чикләнгән 269 меңнән артык кеше (сүз олылар турында бара. – Ред.) бар. 

    Әлеге күрсәткечнең кимү сәбәбен  илкүләм проектларның барлыкка килүе белән аңлатабыз. Вакытында диспансеризация үткәрелү, чирне вакытында күреп кисәтү  инвалидлыктан коткара, – ди ул.   Министр әйтүенчә, сабыйлар арасында инвалидлык алу очраклары, киресенчә, арткан. 2017 елда аларның саны 14 мең булса, 2022 елда 17 меңгә җиткән. Очрашуда инвалид бала тәрбияләгән өчен бирелә торган пособие күләменә дә тукталдылар. Әгәр бала I группа инвалид икән, аны тәрбияләүче әнигә 10 мең сум акча бирелә. 

    Ә инде олы яшьтәге кешене тәрбияләүчеләргә 1200 сум акча түләнә. Яныңда караучы эшләсә, ул да түләнми башлый.  Әлеге пособие күләмен бер күләмдә итәргә, әниләргә ярты көн яки онлайн эшләү мөмкинлеге бирергә кирәк, диделәр утырышта.   Эш дигәннән, республикада яшәүче инвалидларның 29 проценты хезмәткә яраклы яшьтә икән.  Министр әйтүенчә, 31,6 мең физик мөмкинлеге чикләнгән кешенең эш урыны бар.  

    Очрашуда «Уңайлы мохит» программасы хакында да,  балаларны укыту, аларның яллары, тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланулары, спорт белән шөгыльләнүләре, тукланулары,  торак мәсьәләләре турында да сөйләштеләр. Фикерләр дә, тәкъдимнәр дә бар. Инвалидларга кагылышлы кайбер федераль законнарга үзгәрешләр дә кирәк.  Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская барлык фикерләрне Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионовага тапшырачакларын әйтте.

    Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36880

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: