Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Бик күп хәсрәтләр күрсәм дә Яшим әле мин һаман”

    Апаста яшәүче Рәшидә әби Хөсәенова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

    (5 июль, “Апастово-информ”).


    Көр күңел белән каршылады Рәшидә әби үзенең олы гомер бәйрәмен. Авыр хезмәт йөген тарткан, язмыш сынаулары, ачы бала хәсрәтләре кичергән акъәби гомер көзләрендә дә сынмаска, сыгылмаска тырыша. Һәр якты көнгә сөенеп яши, ямь таба. Бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш гөрләп үсә, ишегалдында кош-корт йөгерә. Ул аларга күңел җылысын өләшә, назлап тәрбияли. Озын кичләрне кулына инә белән җеп алып, урындыкларга утыргычлар, бизәкләр бәйли. Сагышларга уралган мизгелләрдә шигырьләр дә иҗат итә.
    - Аллага шөкер, яшим дип гомер итәм. Хәрәкәттә булырга тырышам. Янәшә йорттка гына кызым Мәдинә яши. Ул һәрчак минем белән, - дип сөенә акъәби.
    Рәшидә әби Хөсәеновага Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы тапшырылды. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты вәкиле Рәмис Гыйсмәтуллин әбине тәбрик итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: