Апастово-информ

Апас районы

Рус Тат
Җәмгыять

“Элеккене искә төшерсәм, хәзергегә сөенеп бетә алмыйм”

Авылыбызда яхшы, тырыш, булдыклы кешеләр яши. Бүген шундыйларның берсе – Гыйниятуллин Рафис абый белән тулырак таныштырыйм әле. Ул минем урамдашым, өйләре бездән ерак түгел. Мин 14 яшьтә укырга киттем. Бер чыгып киткәч, авылга төп йортка хәл белергә генә кереп чыгасың. Башкалар тормышы белән кызыксынырга вакыт булмый. Һәркем үз юлын үтә. Менә, олыгаеп беткәч, Рафис абыйның тормышы белән танышырга насыйп итте. Шул чор балаларының күбесе кебек ул да искиткеч гыйбрәтле, авыр юл үткән икән.

– Мин 1937 елның 20 маенда Рангазар авылында туганмын, – дип сөйләде Рафис абый. – Әтием Гыйниятулла сугышка киткәндә мине күтәреп, кысып яратты, башка берни хәтерләмим – дүрт яшьлек кенә идем бит. Әнкәем Фәтиха кечкенә генә, ябык кына, авырып кына тора торган карчык иде. Җәмниха апам 1925нче елгы. Авылдан кызларны торф чыгарырга җибәрәләр иде. Яз көне, җир-су кибүгә китәләр, көз көне, җир катыргач, кайталар. Апаны да шунда җибәрделәр (кайткач, фермада терлек карый иде). Торфны кисеп, башта – вак, аннан зуррак әвеннәргә өйгәннәр. Җәмниха апа 4 ел рәттән барды да, шунда эшләгәндә токка эләгеп үлде. Гәүдәсен дә алып кайта алмадык. Шулай итеп, бертугансыз ятим булып калдым... Аякка кияргә юк, чабатаның бавы өзелә, бәйләп куярга бау юк, чабата аяктан төшеп кала... Басуга кәлҗемәгә, кәҗә сакалына барам... Бала булып, онытылып уйнап йөрергә җай булмады... Дүртенче класстан башлап, җәй көннәрем көтү көтеп үтте. Сава торган сарыклар да көттем әле. Районнан бер хатын-кыз килеп, сауган сөтне алып китә иде. Ул хатын күрмәгәндә, әнкәй яшереп кенә миңа бер чынаяк сөт бирә иде. Бервакыт, йоклап китеп, уянсам – сарыклар юк! Биек булып үскән киндер арасына кергәннәр, шунда бүреләр 6 баш сарыкны ашаган. Ул елларда бүреләр авылга еш киләләр иде. Без яшәгән ферма өенең түбәсе юк, түшәме генә бар, бүреләр ферма өенең түшәменә дә менеп-төшеп йөриләр иде.

Өйне җылыту өчен, кич эңгер-меңгердә басуга саламга менеп китәм. Җәй көннәрендә бүтән балалар белән чирәмнән кипкән сыер тизәге җыям, җыя-җыя Олы күлгә кадәр барабыз. Кышын саламга барганда аръяк Бибинәкыя түти белән очрашам. Бер бик җилле көнне берәү дә очрамады. Саламны йолкыдым, бөтереп аркама куйдым, тик кайтып кына булмый бит! Җил атларга һич ирек бирми. Саламның оч бавын алырга мәҗбүр булдым – җил саламымны шунда ук очыртып алып китте. Мин кайтырга чыктым. Кайсы якка кайтасын белмим, адаштым. Озак кына кайткач, иске авыл күперенә килеп чыкканмын. Аннан соң, юлдан чыкмыйча, көч-хәл белән, төнге сәгать икедә өйгә кайтып җиттем. Әнкәй ишекне бикләп йоклаган (бикләмәсә, бозга каткан ишек ачылып киткәндер). Әнкәй, уянып чыккач: “Саламың кая?” – дип тора.

Үзәккә үтеп калган вакыйгалар шактый. Бервакыт Мөхәмәтдин абый вак бәрәңге кимереп тора. Мин дә сорадым. “Әнә, казып ал”, – диде. Бәрәңге төбен актарып, бармак башы кадәрле бәрәңгеләрне алдым да, түшемә генә ышкып ашадым, тагын, тагын... Нык вак булганнарын яңадан күмеп киттем. Шунда әнкәй күреп алып, кулдан тотты да, чыбык белән тунады. Ычкынып кына булмый (әнкәйне дә аңлап була: әле үсәргә дә җитешмәгән, бармак башы кадәрле генә бәрәңгене кимерәм ич, алачак уңышны юкка чыгару бит бу)! Ләкин монда аны уйлап тору юк, ашыйсы килә, үрнәк алырга олы кеше дә янда гына... Мөхәмәтдин абыйның хатыны Мөнҗия түти: “Үтерәсең бит, җибәр!” – дип, килеп җитте. Мин, әнкәйнең кулын тешләгәч, ычкынып, ферма түбәсенә менеп йокладым. Икенче көнне торып кәҗә сакалына киттем. Басуда тракторда йокладым... Сөрелми калган – калдау җирдә биек булып үскән үләннәр, тигәнәкләр арасында мин. Үземне табуларын да телим: үләннәрне селкетәм. Табып алып кайттылар, Шакиров Мөнәвирләрнең Флер исемле малае киткәнемне күреп калган иде.

Районнан вәкилләр килеп, хатын-кызларны эштән кайтканда тентиләр иде. Сарманда мин яшәгән урамда, кесәгә берәр нәрсә салып кайткан өчен, тентегәндә эләгеп, төрмәгә утыртылган хатын-кызлар шактый иде. Шулар арасында безнең әнкәй дә... Ачка үлмәс өчен тырышуны гаепләгәннәр!..

Бервакыт, шулай тентегәндә, Нуриасма апа, үзенә чират җиткәч: “Әйдә, аска төшәбез, күрсәтәм”, – дигән. Көлешкәннәр дә, киткәннәр. Кирәк чакта, сөйләшә белү дә мөһим шул. Нуриасма апаның “әйбере” чыннан да “аста”, ыштан төбендә булган...

Аннан колхоздан бер уч он бирделәр. Габтрәүф абыйның туганы Мәфтуха апа сыер сава иде. Ул миңа беркавым ризык алып килгән. Сәкегә салам җәелгән. Мин кымшана да алмый ятам. Колагыма: “Күп бирмә, әз-әзләп кенә каптыр”, – дигән сүзләр чалына. Заманасы шундый булган!

1952 елда укып бетердем, икенче елны урам көтүенә чакырдылар. Хәтимә түти белән көтү көтә башлагач, тамак бераз ялганды.

Асылкәрамов Габделхәй абый ферма мөдире иде. Мин аның атына утырып китәм дә, алар миңа чәй эчерәләр. Тагын атка утырып кайтам. Наилә апага рәхмәт, урыны җәннәттә булсын! Ул каршы килсә, Габделхәй абый мине алып кайтмас иде. Габделхәй абыйдан соң, ферма мөдире итеп бүтән абыйны куйдылар, ул каты булды. Аның атына да йөгереп барып утырган идем, башыма гына типте дә, егылып төшеп калдым...

Ике-өч ел урам көтүен көткәч, Гарипов Мөнир абый колхоз көтүенә чакырды. “Көтүгә төш әле, өеңнең түбәсен ябып бирәбез”, – диде. Мин кич белән көтүдән кайтуга, түбәне салам белән ябып куйганнар! Аңа куанулар!

Без ике хәерче: Сәгыйдуллина Вәзирә һәм мин, 1960 елда кавыштык. Вәзирә миннән бер яшькә кече. Аларның да тормышлары начар. Аның абыйлары бар. Авыл советында язылыштык та, бергә ферма өендә тора башладык. Аннан авыл советы делянка бирде. Баграж урманыннан бик авырлыклар белән бурага агач кисеп алып кайттык. Камил абый, Мөһәздәт абый, Гариф абыйлар бураны бурап, өй салдылар. Өйле булып, кеше рәтенә керә башладык. Трактористлыкка укып, Шакирҗанов Марс абый белән эшләргә тотындым.

Бервакыт Фәрхиямал түти: “Асрамага каз бирәм, алып китмисеңме?” – дигәч, алып кайттым. Тракторда эшлим, әзрәк фураж була. Җиде бәбкә чыкты. Суяр вакыт җиткәч, дүрт казны капчыкка салып, Фәрхиямал түтигә алып киттем. Өчесен алды да, берсен миңа кире җибәрде.

Аннан Хөсәенов Равил абый асрамага бер баш тана бирде. Бозаулагач, бозавы миңа калырга тиеш иде. Тана симерде. Мин ул вакытта көтүгә йөрим. Күршеләр: “Үгез иярткәнме соң?” – дип сорыйлар. Равил абыйга киттем. Ул: “Вагыйз абыйны алып кил әле, буазлыгын ул әйтер”, – диде. Алып килдем. Ә ул: “Кысыр бит бу тана”, – димәсенме?! Тананы кире илтеп бирдем. Равил абый танасын асраган өчен миңа бәрәне белән бер карт сарык бирде, ләкин ул сарык та үлеп китте. Тананы суйганнар, эченнән бозавы чыккан. Безгә язмаган булган инде...

Сарач абый бригадир вакытта, Әлмәттән бер кызыл тана алып кайтып бирде. Акчасын соңрак бирерсең, диде. Шулай итеп, сыерлы булдым.

Ун еллап мелиорациядә эшләдем. Аннан, 1987 елдан, хатын белән терлекчелектә гаилә подряды алдык. Хатын да тырыш булды, алдынгылар слетыннан бер дә калдырмадылар. Үзем күп еллар Сарман районы, Рангазар авыл советы депутаты, ә 1980-85 елларда – Татарстан Югары советы депутаты булдым. “Почет билгесе” ордены, бронза медаль, көмеш медальләр, егермеләп мактау грамотасы бирделәр. Хезмәтне яраттым, эшләдем дә эшләдем.

Фәтиха әнкәй 1981 елда вафат булды. Хатыным Вәзирәнең әнисе Майсорур әбине дә без карап, соңгы юлга озаттык.

Хатын белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстердек. Барысы да авылда тора, гаиләлеләр, эш яраталар, тырышлар, тәртиплеләр.

Вәзирә белән бик әйбәт яшәдек, авырлыкларны бергәләп күтәрдек. Хатын тырыш, мәрхәмәтле иде, әни белән дә дус-тату тордылар. Вәзирәм моннан 10 ел элек, 75 яшендә вафат булды...

Улыбыз Рәис гаиләсе белән каршы як йортта гына яши. Бер-беребезгә ярдәм итешеп көн күрәбез. Элек әрем-кура, сыер тизәге җыйганнарны искә төшерсәм... хәзерге рәхәт тормышка сөенеп бетә алмыйм. Озакламый 85 яшь тула үземә. Моңа кадәр үземне-үзем карадым, җәй көне арбалы мотоциклым белән барып, үлән чабып алып кайтып, үгезләр асрап бирә идем, мунчага утынны кисеп, үзем әзерләдем. Тик ике ай элек, егылып, аягымны сындырдым шул. Ярый әле балалар барысы да бер урамда яши, килеп, булышып, тәмле ризыклар белән сыйлап торалар.

Рафис абый гомер юлын ничек үтүен елый-елый сөйләде. Аның тормышы – бүгенге тормышны аңлар өчен, кадерен белер өчен шул чорда яшәгән миллионнарның бик гыйбрәтле бер мисалы. Әтисезлек, авыр балачак, ачлык-ялангачлык... Авырлыклары да, җиңеллекләре дә һәркемнеке үзенчә.

Йә, Раббыбыз! Барчаларыбызга да, нинди генә хәлләргә калганда да, сынауларны җиңеп чыгарлык ныклык, сәламәтлек, җиңеллек бир! Безләрне рәхмәтеңнән, ярдәмеңнән ташлама!

Чыганак: http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12535&file=140.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев