Эшкә бирсәң чын күңел...
Апаста яшәүче Гөлнара Кәбирова балаларын кечкенәдән эшкә өйрәтә.
(3 декабрь, “Апастово-информ”).
Кызы Анисә дә, улы Исфан да әнисенә һәрчак ярдәм итәргә тырышалар. Анисә күбрәк әнисе янәшәсендә аш-суга өйрәнсә, Исфанның үз шөгыльләре җитәрлек. Махсус яндыру аппараты белән хезмәт дәресендә ясалган агач эшләнмәләренә бизәкләр төшерергә ярата ул.
-Мин аларны аеруча матурларын якыннарыма, туганнарыма, дусларыма бүләк итәм. Әниемә дип ясалганы бигрәк тә үзенчәлекле килеп чыкты, - ди Исфан.
Исфанга әнисе аквариум да бүләк иткән. Анда ташбака тәрбияләнә. Ашатучы да, эчертүче дә аны Исфан. Аквариумны вакытында җыештырып, чистартып та тора ул.
Исфанның хыялы да бар икән. Ул киләчәктә ветеринар булырга тели. Моңа кечкенәдән әзерләнә башлаган. Хуҗалыкларында йорт куяннары асрый ул. Йомшак куяннары турында үз итеп, яратып сөйли.
-Иртән уянуга куяннарым янына ашыгам. Асларын җыештырам, ашарларына салам, суларын барлыйм. Алар минем иң якын дусларым, - ди ул үзе.
Хезмәт сөючән әнисе үрнәгендә балалар да әнә шулай дөрес тәрбия алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев