Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Гүзәл Гыйлаҗева – елның иң яхшы медицина хезмәткәре

    "Ак чәчәкләр - Ел табибы-2022" бәйгесенең "Елның медицина хезмәткәре” номинациясендә Акхуҗа фельдшер-акушерлык пункты мөдире, район үзәк хастаханәсе фельдшеры Гүзәл Гыйлаҗева җиңү яулады. Ул икенче урынга лаек булды.

    (1 июль, “Апастово-информ”).


    Әлеге бәйге 14нче тапкыр уза. Ул медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан оештырыла.
    Гүзәл Гыйлаҗева өч авылга хезмәт күрсәтә, кисәтү эшләре алып бара, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә өнди.
    Гүзәл Гыйлаҗеваны һөнәри бәйрәмдә район башлыгы Айрат Җиһаншин тәбрик итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: