Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Ир чыгар ишектән... (Кәрим Кара)

    Прокурор ярдәмчесе Шәкүрова Каргалы авылына халык белән очрашырга барды. Башта Рәйсә ханым клубта халык алдында чыгыш ясады.

    Соңыннан кешеләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирде. Халык таралышкач, авыл башлыгы Мөнирә белән тамак туйдырырга урындагы ашханәгә юлландылар. Анысы кунакка насыйп булмаган икән. Юлларын төскә-башка чибәр, бик тә килешле күлмәк кигән, башын-күзен каралткан бер яшь килен буды.

    Апакаем-алмакаем, кеше арасында әйтергә гарьләндем, шуңа сезне каравыллап торган көнем. Сезгә бик тә мөһим гозерем бар иде. Зинһар, ярдәм итегез, балалар хакына, алар бит минем өчәү, берсеннән-берсе вак ...

    Хатынның күзләреннән яшьләре бәреп чыкты. Рәйсә ханым сораулы карашын авыл башлыгына юнәлтте. Нигә чара күрмисез, янәсе.

    Сабира исемле хатын бу. Эшләгән урыны юк. Өйдә балалар карап ята. Ике сыер савалар, шуның сөтен көннекен көнгә тапшыра, күпмедер акча. Ире Илнур Себергә йөреп эшли, акчаны яхшы ала, – дип ачыклык кертте Мөнирә. Әмма тавышы битараф яңгырады аның. Сабира һаман үз кайгысын аңлатырга тырышты.

    Сүз юк, акчаны алып кайта, баларны какмый-сукмый. Йорт-кура төзек,тәртиптә тота. Унбиш көн эшли, унбиш көн ял итә ул. Менә шул ял иткән арада ике сүз кушканы юк миңа! Бар ни мин, юк ни мин. Ашарга әзерләсәң ашый, мунчасын керә, йомшактан йомшакта йоклый. Мәгәр мине кешегә санамый. Балалар өчен өзелеп тора, тегеләре башына менеп атланалар әтиләренең. Мин дә тере җан бит, кайтканын көтеп алам, иркә сүзләр ишетәсем килә, ничек яшәдегез дип сорашсын, ичмасам. Ну эчкелекне читкә куймый. Кайткан көнне башлый, киткәнче ләх була. Башта бик матур гына йөргән иде. Бергәләп сайлап, өй җиһазларын яңарттык. Сөйләшеп карагыз әле үзе белән. Әллә районнан килгән кешенең сүзләренә колак салыр, эчүен туктатыр. Чутсыз акчасын шул зәхмәткә әрәм итә бит. Менә әле дә утыра бүлмә уртасында үзалдына сөйләнеп, иртәдән салып алды.

    Рәйсә ханым кешеләрнең кайгыларын күңеленә якын ала иде. Ашау турында онытып, әлеге өй хуҗасы белән сөйләшеп карарга булды. Бәлки, сәбәпләрен ачыклый алыр, ярдәм кулын сузар.

    Барып килик булмаса, Мөнирә сеңлекәш. Сиңа да турыдан-туры кагыла бу, – дип ризалык бирде.

    Сабира белән Илнур ерак яшәмиләр икән, ике тыкрыкны үткәч, өчкенче тыкрык башындагы өйнең капкасына борылдылар. Дөрес әйткән Сабира, өй уртасында урта яшьләрдәге, сакал-мыек басып беткән, күзләре кызарган бер ир идәндәге паласка аяк бөкләп утырган иде. Ят кешеләр кергәнне шәйләп алгач, уңайсызланып калгандай булды. Авыз эченнән мыдыр-мыдыр сөйләнеп, стена кырыендагы диванга күчеп утырды. Прокурор ярдәмчесе бүлмәгә күз йөгертте. Иркен, затлы җиһазлар белән шыплап тутырылган зур як иде. Барысы да бар кебек. Зур телевизор, компьютер өстәле, кыйммәтле тәрәзә пәрдәсе, такталар белән тышланган стеналар,тәрәзә төпләрендә гөлләр. Хәзерге авыл кешесенә хас булган уңайлыклар тудырылган төсле. Ә менә тынычлык юк икән гаиләдә...

    Исәнмесез, Илнур иптәш, менә сезнең яшәү шартлары белән танышырга булдык әле. Мин районның прокурор ярдәмчесе Шәкүрова булам, – дип рәсми төстәрәк башлап китте танышуны Рәйсә ханым. «Бу ир туеп сикерәме? –дип уйлады ул эчтән генә. - Урап чыккысыз өе бар, алма кебек хатыны өзелеп тора. Сау-сәламәт өч бала үстерәләр икән. Үзенең дүрт саны таза-сау, акчалы эше бар. Тагы ни җитми инде бу ирләргә? Нәфесләренә хуҗа була алмыйлар, артык иркәләр...» Шулчак яндагы ишектән ике кыз көлешә-көлешә йөгереп чыктылар да бер читтә басып торган әниләренә сарылдылар. Бераздан ишек катында мүкәләп чыгып килүче малай күренде. Сабыйларның барысы да тач әтиләре иде, ике тамчы су кебек.

    Авылда синең хакта аракы белән дуслашкан дип сөйлиләр. Менә хатының да синең эчкелегеңнән соңгы чиккә җиткән. Балаларың ни күреп үсә, хәзердән нерв системаларын эштән чыгарасың сабыйларыңның. Үзеңнең тазалыгың хакында уйларга кирәк. Хәмер ул тиз арада бавырны юкка чыгара, йөрәк-кан тамырлары яраксызга әйләнә. Яшьли кабергә кереп ятарга ашыгасыңмы? Нәрсәне сәбәп итеп кешелектән чыгарга юл алдың? Аңлат безгә дә, бәлки, уртак фикергә килербез, ярдәм итәрбез, - дип тәэсир итәргә тырышты шым гына башын иеп утырган Илнурга район кешесе.

    Их, апа, белмисез, әнә балалар бит! Карагыз, әниләрен ничек уратып алганнар. Инде әниләренә карагыз, мин бит аны яратып өйләндем. И шуннан миңа Няганьга чыгып китәргә туры килде. Юк, мин бер сүз әйтмим, балалар караулы, өй ялт итеп тора, терлекләрне дә карый хуҗабикә. Акчаны тота белә. Юк, бер сүз дә әйтмим. Ну бит балалар, ну бит Сабира… – әнә шулай итеп кабатлады да кабатлады ялбыр башын уңга-сулга чайкап ир, әйткәннәрне тыңламый. Килгән кешеләргә кушылып хатыны да сөйләп алды:

    Шул эчкелегең белән тәмам биздердең үзеңнән. Балалар куркып уяналар йокыларыннан. Минем синең исерек йөзеңне күрәсем килеп торамы? Хәзер врачлар дәвалыйлар эчкелектән. Давай, менә зур кешеләр алдында сүз бир. Иртәгәдән бар Казанга, ят хастаханәгә, терелеп кайт. Минем абый күптән үгетли бит сине. Үз машинасына утыртып алып барыр, акча бар. Әйт сүзеңне.

    Анысын да колак төбеннән уздырды Илнур, башын чайкап:

    Балалар бит... Сабира бит… – дип берүк сүзләрне кабатлап утыра бирде.

    Бөтенләй кәефе кырылып чыкты Рәйсә ханымның бу гаиләдән. Һич тә ипкә килә торган иргә охшамаган ул Илнур дигәннәре. Тагын бер гаилә таркалырмы икәнни, тагын балалар ятим калырлармы? Ашау турында да исенә килмәде аның.

    Бик тә кире беткән ир икән, – дип фикере белән уртаклашты ул авыл башлыгы белән. Ни гаҗәп, анысы Рәйсә ханымның сүзләрен күтәреп алмады.

    Гаеп Сабирада да бар, – дип ирне яклагандай әйтеп куйды.

    Нинди гаеп? – дип кызып китте Рәйсә ханым. - Үзе юкта дөньясын гөл итеп тота. Балаларын карый, терлекләрне карый, шулармы гаеп?..

    Монда башка сәбәпләр дә бар шул, - дип авыр сулап куйды Мөнирә. - Йөрәк тойгылары да. Илнур авылда чакта бик матур яшәделәр алар. Чыгып киткән иде хуҗа, Сабира бер яшь егетне кулга ияләштерде. Илнур юкта куна ята, мунчалар керә, ниндидер хуҗалык эшләрен эшләштергән була. Сабираның акча күп, Илнур кайтарып тора бит, табыннар әзерли егеткә, төрле яклап ярый. Илнур, әлбәттә, бу хакта белде, ишеттерделәр. Пыр тузганнар, аңлашканнар инде. Сабира алдына чыгара торган хатын түгел, булмаганны сөйлиләр дип бара инде. Тегесе дә үз күзләре белән күрмәгәч, шикләнеп тә куя. Барысына төкереп ташлап чыгып китәр иде, өч бала карап торалар бит аңа, алар жәл. Ә хатынына хәзер күңеле тартмый, сындыра алмый үзен. Эчендәге ялкынны хәмер белән баса инде үзенчә. Анысы да әйбәт түгел дә соң. Бара-бара нишләр, белгән хәл юк. Сабира да ипкә-сапка китерә торган түгел. Белеп тора бит, ул егеткә өч баласы белән кирәге бармыни аның? Теге егет берәр яры китеп олакса да чи яра кала бит әле күңелдә. Гафу итә алырмы Илнур, юкмы?.. Нәрсә булып бетәр, белгән юк ...

    Бу кадәресен белмәгән иде Рәйсә ханым. Аның да күңеленә икеләнү керде: Сабира да күктән төшкән түгел шикелле. Илнур кебек читкә чыгып эшләгән күпме ирләрнең гаиләләре таркалды бу заманда. Кеше туган туфрагына тамыр җәйсен шул ул...

    Чыганак: http://https://intertat.tatar/news/ir-cygar-isektan-karim-kara-5853154

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: