Апастово-информ
  • Рус Тат
  • "Иремне сөяркәсе белән тип-тигез итеп бүлдек"

    «Вадим белән медицина университетында укыганда таныштык.

    Мин бик чибәр идем ул вакытта. Артымнан йөрүче егетләр дә күп булды. Тик күңел тыныч холыклы Вадимны сайлады. Укуны тәмамлагач та өйләнештек. Вадим оста куллы хирург иде. Тиздән фатир сатып алдык, бераздан улыбыз туды. Улыбызны балалар бакчасына биреп, эшкә чыгарга уйлаган идем, Вадим каршы булды. Акча эшләүне үз иңнәренә генә салырга тырышты ул. Тиздән кызыбыз да туды. Вадим бәхетеннән очып йөрде. Инде тагын эш турында сүз кузгата башлагач, Вадим: «Сиңа акча җитмимени? Әнә, балаларны тәрбиялә. Мине башкалага эшкә чакыралар, тагын да иркенрәк яши башларбыз әле", - диде.   Барысы да яхшы кебек иде, тик Вадимның башкалага командировкага еш йөрүе генә күңелне кырды. Өйгә кайткач та мөнәсәбәтләр балалар, хуҗалык эшендәге сөйләшүләрдән узмады…   Бервакыт Вадим юынырга кереп киткәч, телефонынна СМС килде. «Сөеклем, сагынам» , диелгән иде анда. Күңелдә булган шикләр дөрес булган, димәк. Моның турында иремә әйтмәдем, ул да белгәнемне сизмәде.   Бервакыт эшендәге корпоративка чакырдылар. Иремнең кемгә гашыйк булганын күзләрен күрү белән үк аңладым. Бик чибәр, мөлаем кардиолог иде ул. «Иремнең вкусы әйбә-ә-әт», дип уйладым шунда.   Кич буена азапланды болар бер-берсенә якын килә алмыйча. Төн якыная башлагач, бер-бер артлы чыгып киттеләр. Мин дә артларыннан шым гына иярдем. Бераздан коридорның икенче башында боларның үбешеп торуын күрдем. Вадим миңа арты белән иде, мине шәйләмәде. Ә менә сөяркәсе күрде. Мин шунда ук аңа «Тс-с-с-с» дип күрсәттем дә борылып кереп киттем.   Бераздан болар залга керде. Кардиолог минем алда күзләрен яшерә, кыенсына. Азрак вакыт үткәч, янына килдем дә: «Аңлавыңча, мин барысын да беләм. Чәчеңне йолкырга, тавыш чыгарырга җыенмыйм. Сиңа — яхшы сөяркә, миңа гаилә кирәк. Вадим балаларсыз яши алмый, аны бездән тартып алып, бәхетсез итмә. Мин дә аны гаиләгә кайтарсам, сине сагынып газапланыр. Болай сөйләшик: башкалада чагында ул — синеке, өйгә кайтканда — минеке. Мин — синең, син минем территориягә кермибез», — дидем. Чибәркәй башын какты.   Бераздан Вадим килеп, аның белән нәрсә турында сөйләшүебез турында сорады. Билгеле инде, әйтмәдем.   Менә шулай яшәп ятабыз әле. Ирем күпмегә чыдар…», — дигән хат килде редакциягә.

    Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36828

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: