Кадерле ветераннар өчен район хастаханәсендә махсус палаталар булдырылган
Хәзер безнең хөрмәтле ветераннарыбыз район хастаханәсенең махсус палаталарында дәвалана. Биредә алар өчен "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында сугыш ветераннары өчен уңайлы шартлар тудырылган палаталар булдырылды. Монда алар өчен барлык шартлар да бар. Палатага телевизор, суыткыч, чәйнек һәм башка кирәк-яраклар куелган. Заманча юыну кабинасы, бәдрәф эшли. Бер палатада Апастан сугыш һәм...
Хәзер безнең хөрмәтле ветераннарыбыз район хастаханәсенең махсус палаталарында дәвалана. Биредә алар өчен "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында сугыш ветераннары өчен уңайлы шартлар тудырылган палаталар булдырылды. Монда алар өчен барлык шартлар да бар. Палатага телевизор, суыткыч, чәйнек һәм башка кирәк-яраклар куелган. Заманча юыну кабинасы, бәдрәф эшли. Бер палатада Апастан сугыш һәм хезмәт ветераны Фәрит Юнысов дәва ала. Палата ишеге янәшәсендә ветеран турында мәгълүмат язып эленгән. Фәрит абый 7 классны тәмамлагач колхозда эшли башлый. Тракторда, комбайнда тырышып хезмәт итә. Шул ук вакытта кичке мәктәптә укуын дәвам итә. 1949 елда хәрби хезмәткә алына, Төньяк Кореяда хезмәт итәргә туры килә аңа.
- Безнең "өлеш"кә сугышы да, михнәте дә эләкте. Хәзер тормышларыбыз бик әйбәт, яшисе дә яшисе иде. Шифаханәгә килгәч биредәге тәртипкә, игътибарга сокландым. Табиблар, шәфкать туташлары янымда чабып кына йөриләр. Хөкүмәткә, җитәкчеләргә "Безнең кадерле ветеран" проекты өчен рәхмәт. Чыннан да бик кадерлиләр безне - өлкәннәрне. Һәркемгә дә шулай кадерле булып олыгаерга, яшәргә язсын, - диде Фәрит абый Юнысов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев