Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Карамасар авылы янәшәсендә булган юл һәлакәтендә бер кеше тән җәрәхәтләре алган

    Бозлавык юллар, игътибарсызлык, ашыгу соңгы вакытта транспорт һәлакәтләренең сәбәпчесе булып тора.

    (7 декабрь, “Апастово-информ“). 
     
     Уланово-Каратун юлында, Карамасар авылы янәшәсендә ике машина бәрелешә. Һәлакәт “Шевроле Ланос“ машинасы шоферының каршы як юлга чыгуы нәтиҗәсендә килеп чыга. Нәтиҗәдә, шофер тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Бу хакта ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр. 
     
    Юлларда сак булыгыз! Сезне өйдә исән-сау кайтуыгызны көтәләр!

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: