Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Күгәрченем (Бер хикәят)

    Кай арада уза соң бу гомер? Сизми дә калам. Кыскасы, сүзем ак фәрештәләр хакында.

    Моннан биш ел элек, көзнең соңгы көннәрендә хирургия бүлегендә, шифаханәдә ятарга туры килде. Шулай беркөн коридордан барганда каршыма ак яулык бәйләгән, карлыгандай чем кара күзле, кечкенә буйлы, бик мөлаем бер әби миңа эндәшә:
    - Кызым, минем күгәрченемне күрмәдеңме? - ди.
    Мин аптырап калдым, ләкин үземне тиз кулга алдым да:
    - Әбекәй берәр ярдәм кирәк мәллә? – дип сорадым.
    Әби: - Әйе, кызым, минем күгәрченем Казанга укырга киткән иде, кичкә кайтам дип әйтте. Кайнар чәй эчәсем килә, тик кабыза белмим чәйнекне, - ди.
    Бүлмәгә кереп чәйнекне кабыздым, кайнап чыкканын көттем дә, әбигә чәй ясап куйдым.
    – Әби, дидем, кем сон ул синең күгәрченең?
    Әби җиңел итеп сулыш алды да, минем күгәрченем бер генә, исеме аның Кәдрия диде. Шуннан аңладым, Кадрия Абзаловна Мефодьеваның әнисе икәнен. Әби теләкләр теләп, рәхмәтләр укып, озатып калды. Күз яшьләренә буылып, әниемне искә төшереп чыктым бүлмәдән. Әбием белән кабат бер очраштык, хәлләр сораштык. Мин терелеп кайтып, эшкә чыктым.
    Көзнең матур көннәре, көн кояшлы, бар табигать тынып калган . Шундый тыныч, матур көннәрнең берсендә, балалар бакчасына эшкә барам. Күрәм, юлда көтүләре белән күгәрченнәр нидер чүплиләр. Ныклап күзәтәм; нинди матур икән бит бу кошлар! Һәр көн очрашкалап торгангамы бик игътибар ителмәгән. Сабыр гына алларындагы азыкны чүплиләр, арада аксыл күгәрчен дә бар, азык өчен сугышмыйлар, тынычлар. Юлдан машина килү сәбәпле, күгәрченнәрем пырхылдап дәррәү очып өй кыегына кундылар. Гөр-гөр килеп гөрләштеләр дә, тынып калдылар. Мин дә юлымны дәвам иттем. И, бөек Аналар дим, йөрәк парәләрен нәрсәгә генә тиңләмиләр! Шушы вакыйга күңелемдә балаларны ярату хисен тагын да яңартты, чит-ят бала юк минем өчен. Һәрбер Ана ышанып тапшыра бит баласын бакчага, мәктәпкә. Ә безнең бурыч аларның ышанычын яуларга.
    Быел авырып кабат шифаханәгә, гинекология бүлегенә эләктем. Хәлем авыр иде, ятарга туры килде. Шул вакытта ук ярдәм күрсәтә дә башладылар. Төнлә белән дә хәлемне белеп, тиешле ярдәмне күрсәттеләр. Җылы сүзләре белән көч өстәделәр. Шәфкать туташлары күбесе яшь кызлар. Яшь булсалар да, мәрхәмәтле, шәфкатьле, итагатьле. Исемнәре дә, җисемнәренә туры килеп тора шул, Шәфкать туташлары! Әйе, шәфкатьле туташлар, сезнең авыр,тынгысыз эшегездә зур уңышлар, тормышыгызда сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Сез хикәямдәге ак әби әйткәнчә, Ак күгәрченнәр, Ак фәрештәләр Сез! Ак юл сезгә!
     

    Фирания Зиатдинова, Танай-Турай “Гөлбакча” балалар бакчасы тәрбиячесе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: