Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Халык күңелен яулаган яшь табиб” җиңүчесе бүләкләнде

    Әлеге исемгә Апас кызы, район үзәк хастаханәсенең теш табибы-терапевт Инзилә Шәрәфуллина ия булды.

    (1 нче гыйнвар, “Апастово-информ”).



    Апасның Үзәк ял паркында узган яңа елны каршы алу бәйрәмендә “Апастово – информ” филиалы җитәкчесе Гүзәл Хилавиева җиңүчене тәбрикләп “Ел табибы-2021” кубогы һәм бүләк тапшырды.
    Инзилә Шәрәфуллина барлык райондашларны, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады.
    “Әлеге бәйгедә катнашуыма бик шатмын. 1356 тавыш җыеп җиңүгә ирештем. Яклап тавыш бирүегез өчен чын күңелдән рәхмәт. Барыгызны да яңа ел белән тәбрик итәм. Сәламәтлектә, тыныч-имин тормышта яшәргә булсын”, - диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: