Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хоккей Федерациясе нәни апаслыларга хоккей экипировкалары бүләк итте

Барлыгы 21 бала хоккей экипировкаларына ия булды.

(12 ноябрь, “Апастово-информ”).


Хоккей экипировкалары аз керемле, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән бүләк ителде. Бүләкләр тантаналы төстә тапшырылды.
“Максатыбыз - хоккейны популярлаштыру, хоккей уйнау өчен тиешле шартлар тудыру. Аз керемле гаиләләрнең балаларына хоккей киемнәре булдыруда ярдәм итү, аларга шөгыльләнү өчен мөмкинлек тудыру”, - дип белдерде Татарстанның хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин районда хоккейга карата зур игътибар бирелүен, шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр булдырылуын билгеләп узды.
“Әлеге спорт төре белән районыбызда да бик теләп шөгыльләнәләр. Киләчәктә яшь хоккейчыларыбыз сафы тагын да артыр, хоккейчыларыбыз уңышлары белән дә сөендерер дип ышанабыз”, - диде район башлыгы.
Бүгенге көндә Апас Боз сараенда 192 бала хоккей белән шөгыльләнә. 100 бала фигуралы шуу түгәрәгенә йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев