Апастово-информ

Апас районы

Рус Тат
Җәмгыять

Кишер яфрагы белән помидор маринадлау ЫСУЛЫ

Резеда Әхмәдуллина рецепты. «Әлеге рецепт буенча күпме ясасам да, Яңа елга кадәр бетә», — ди ул.

Стерильләштерелгән банкаларның төбенә мулрак итеп яхшылап юылган кишер яфрагы, 1 л банкага 1 тырнак исәбеннән сарымсак салабыз. Помидорларны тутырабыз да, кайнар су коеп, 15 минут тотабыз. Шул арада тозлык әзерлибез.

1 л суга 1 аш ашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 70 г 9 процентлы уксус салабыз.

Банкалардагы суны түгеп, кайнап чыккан тозлыкны помидорлар өстенә салып, тимер капкач белән каплыйбыз. Җылы әйбер белән төреп куябыз. Эше дә ансат, тәмгә дә бик тәмле!»

Фото: https://vosadu-li-vogorode.ru/pomidory-s-morkovnoj-botvoj-na-zimu-recepty-marinovania-s-foto-i-video/

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89319/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев