Кышкы салкында йорт-җирсез калган Сафиннар гаиләсенә ярдәм кирәк

Акча күчерү өчен карта номеры – 2202 2003 5703 7736 (саклык банкы) Резеда Халимовна. 89586274731 номерына бәйләнгән. Акчаны күчерә алмаган очракта редакциягә мөрәҗәгать итә аласыз. Без җыелган акчаны гаиләгә илтеп тапшырырбыз.
Бәла аяк астында диләр. Түбән Биябашында яшәүче Резедә Сафина гаиләсен дә бәхетсезлек көтмәгәндә эзләп таба.
Болай да язмыш сынауларына дучар булып, сынмыйча-сыгылмыйча үз көнен үзе күрергә тырышып яшәп яткан гаилә кыш уртасында йорт-җирсез калды.
Фаҗига 14 декабрь төнендә була. Олы юлдан килгән “КамАЗ“ машинасы идарәне югалтып, аларның йортына килеп керә. Нәтиҗәдә, йорт ишелеп, яраксыз хәлгә килә. Резедә апа 3 ир бала тәрбияләп үстерә. Тормыш иптәшен вакытсыз югалткан. Һәлакәт вакытында йортта булган улы Айзат тән җәрәхәтләре ала. Аңа хастаханәдә ярдәм күрсәтелә.
“Бу көнне уйласың, үзәк өзелә, йөрәк сикерә башлый. Ниндидер тавышлар ишетелде, түбәдән туфрак коела башлады. Нәрсә уйларга да белмичә югалып калдык. Кичке сәгать 9лар тирәсе. Өчебез өч бүлмәдә идек. Аннан зал бүлмәсенә кереп, тәрәзәдән чыктык. Йорттан бер әйберне дә алмаган“, – ди Резедә апа.
Шофер юлда идарәне югалткан дип фаразлана. Ул бүгенге көндә авыр хәлдә хастаханәдә ята. Тикшерү эшләре бара.
Гаилә бүген туганнарында яши. Балалары инде зур. Ләкин балачактан авыруларга дучар булган улы Илназга аеруча да тәрбия, уңайлылыклар кирәк. Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин Сафиннар гаиләсенә Ябалактан йорт биреләчәген әйтте. Шулай да, аларның үз куышларын, яшәү урыннарын булдырасылары килә.
“Туганыбыз Гөлфия Сафинада яшибез. Ул ашата, ул киендерә. Бик зур рәхмәт аңа. Йортлы булу үзебезнең генә хәлдән килә торган эш түгел“, – диде Резедә апа.
Бәлки, бәхетсезлек алдында калган гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылыр. Тамчыдан күл җыела диләр. Әйдәгез, Иске елны изгелекләр, мәрхәмәтле гамәлләр белән озатыйк әле. Ярдәм итәргә теләүчеләр редакциягә дә мөрәҗәгать итә ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 10:16Май уртасында нәрсәләр утыртабыз? Уңайлы көннәрне календарьгә билгеләп куегыз.5200
-
25 май 2022 - 08:55Яман чир турында оныткан Камилә: «Яшәүнең кадерен белегез» Кайчандыр ул бала гына иде әле.8700
-
25 май 2022 - 07:55Сөйгәнем баласы барлыгын әйтмәде Иптәш егетнең туган көнендә бер мөлаем кыз белән таныштым.12800
-
25 май 2022 - 04:55Казан федераль университеты профессоры Казанга язгы җылының кайчан кайтасын әйтте Татарстанда май ае гадәттән тыш яңгырлы һәм салкын булды.17000
-
25 май 2022 - 02:5525 майга һава торышы һәм ай календаре 25 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә.12800
-
24 май 2022 - 21:55«Иремнең тагын бер гаиләсе бар икән…» Вахта ысулы белән эшләүче ирләрнең төрлесе бар шул.15900
-
24 май 2022 - 20:55Бакча үсемлекләренә геркулесның нинди файдасы бар? Геркулес – солыдан ясалган ризык кешеләргә генә түгел, үсемлекләргә дә файдалы.11800
-
24 май 2022 - 18:55Фикус шәрә таяк булып өскә үсеп утырмасын өчен нишләргә? Фикус гөле өскә таба гына үсеп, яфраклар чыгармый утырса, аны кисәргә кирәк.10600
-
24 май 2022 - 16:55Татарстанда аттан егылып төшкән баланың бөере өзелгән Казанда үсмер малайны Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.19100
-
24 май 2022 - 15:25Кояш баткач идән юарга ярыймы? Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кояш баткач идән юарга ярыймы дигән сорауга җавап бирде.21200
-
20 май 2022 - 16:17Новости "Апас хәбәрләре" 23.05.2022
-
20 май 2022 - 16:17Новости "Апас хәбәрләре" 23.05.2022
-
23 май 2022 - 14:03Район башлыгы сөт җыю бәясен арттыру бурычын куйдыРайон башлыгы Айрат Җиһаншин сөт җыючылар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.27200
-
23 май 2022 - 10:43Иске Әнәлеләр спорт белән дусИске Әнәле авылында олысы, кечесе спортны үз итә.21300
-
5 май 2022 - 13:41Апаста 9 Май - Бөек Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтләнәРайон башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, “Апас” якташлык җәмгыяте президенты Марат Нуриев Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Ветераннарга район башлыгы, “Ак Барс” Банк идарәсе, “Апас” якташлык җәмгыяте исеменнән бүләкләр бирелде, котлаулар яңгырады.45000
-
21 май 2022 - 07:55Апаста чик сакчылары көне билгеләп үтелә 28 май – чик буе гаскәрләре көне. Традиция буенча бу көнне чик сакчыларының очрашуы уза.21600
-
21 май 2022 - 16:44Апас районы делегациясе “Изге Болгар җыены”нда булды Районыбыз мөселманнары Болгар шәһәрендә Идел буе Болгары дәүләте тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган җыенда катнашты.68600
-
21 май 2022 - 02:55Ял көннәрендә кар көтелә? Бүген көндез Татарстанның күпчелек районнарында – яңгыр. Алдагы тәүлектә дә явым-төшем, кырау көтелә. Ял көннәрендә республика территориясендә салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.47500
-
21 май 2022 - 18:55«Әни чыгып киткәч, өйдә ямь бетте» Яшь егетнең үзәк өзгеч хатын сезгә дә тәкъдим итәбез.46700
-
23 май 2022 - 10:55Тәрәзә төбендә нәрсәләрне тотарга ярамый? Кайбер әйберләрне тәрәзә төбендә тотарга ярамый.43300
-
22 май 2022 - 04:55Таш йөрәк (Кәрим Кара) Диләнең Гариф кызы икәнен барысы да белә иде авылда. Бер кеше моны күрмәде дә, белмәде дә - Гариф үзе. Күп еллар элек шымтый холыклы егет Зөлфия исемле кызның артыннан калмый йөрде.42000
-
22 май 2022 - 02:5522 майга һава торышы һәм ай календаре 22 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә.39600
-
24 май 2022 - 13:17Апас мәктәбендә соңгы кыңгырау 84нче тапкыр чыңлады 24 майда районның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Быел 11 классны – 68 укучы, 9 классны 167 укучы тәмамлый.39000
-
24 май 2022 - 11:55Нинди телефоннарда WhatsApp эшләми башлаячак? 2022 елның октябрендә WhatsApp мессенджеры яңарачак. Шуннан соң кушымта iOS 10 һәм iOS 11 операцион системалы гаджетларда эшләми башлаячак.38400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика