Апастово-информ

Апас районы

Рус Тат
Җәмгыять

“Әллә бергә буласызмы, кызым?”

Улым йөргән кызын өебезгә чакыргач, йөрәгемә әллә нәрсә булды. Дарулар эчеп кенә әз­рәк хәл ала алдым. Безгә кунакка киләсе Миләүшә авылыбызда фельдшер булып эшли. Кан басымым күтәрелгәндә, үзем дә аңардан дарулар алам. Ул безнең авылга училище тәмамлагач килде. Аңа кадәр эшләгән Халисә пенсиягә киткән ел иде бу.

Миләүшә гарип булып туган икән, бер аягы белән кулы авыр хәрәкәтләнгән. Үзе ул мо­ны мәктәпкә кергәнче аңламаган да, яшьтәшләре белән балалар бакчасына йөргән, урамда уйнаган. Әмма өченче класста укыганда явызлыгы белән танылган бер кыз аны “гарип” дип үртәгән. Миләүшә шунда гына үзенең бүтәннәрдән аерылып торуын аңлаган. Шулчак әнисе аңа төпле-акыллы киңәш биргән: “Башкалардан өстен булу өчен син бик тырышып укырга тиеш, кызым”, — дигән. Чыннан да, Ми­ләүшә мәктәпнең горурлыгы булган. Аннан соң югары уку йортына керерлек белеме булса да, медицина училищесына юл алган. Аны уңышлы тәмамлагач, юллама белән безнең медпунктка кайткан.

Ачык йөзле, ягымлы кызны авыл халкы яратты. Ә минем улым гашыйк ук булган икән менә. Моны белгәч, чәчрәп каршы төштем. “Алдагы көнеңне ник уйламыйсың, улым? Балаларыңны кем үс­терер?” — дидем. Илшат башта сүзләремә каршы төшеп маташса да, апасы белән икесен авырлык белән ялгыз үстерүемне аңлап, күнде. Кичләрен өйдән чык­мый баш­лады. Апасы да: “Әни, син җиңдең”, — диде.

Ләкин бу җиңелү булган икән. Илшат бүтән беркайчан кызлар янына якын бармады. Миләүшә аның беренче һәм соңгы мәхәббәте булган, кү­рәмсең. Әллә нинди асыл кызлар да димләп карадылар, әмма улым “юк” кына диде. Ялгыз картайды. Апасы да бу дөньядан иртә китеп барды. Ярый әле бала тапмады, юкса ул бит ятим үсәр иде. Инде мин дә картайдым. Кызымда булган чир мине дә урап узмады. Шулай да больницада озак кына ятып дәвалану килештеме, аякка баса алдым. Илшат һәрвакыт янымда булды. Бер палатада яткан хатын-кызлар сокланып бетә алмадылар. “Улың бик акыллы икән, ми­һербанлы”, — диделәр.

Химия белән дәвалану аркасында больницадан тәмам хәлсезләнеп чыктым, хәтта ашарга да пешерә алмадым.

Миләүшә кайтуыма хә­лемне белергә керде. Ул һаман авылыбызда медпунктта эшли. Илшат белән аралары өзел­гәннән соң озак та үтмәде кияүгә чыкты. Ире шактый еллар тракторда эшләде. Бик кырыс, рәхимсез диләр иде аның турында. Берәр кешегә ачуы килсә, үчне бәйдәге этләреннән, терлек-туарларыннан ала, аларны сәнәк белән кыйный торган булган. Ми­ләүшәгә дә гел “имгәк” дип кенә дәшкән. Эчеп алгач, хәтта улына да: “Син минем бала түгел, әниең калдыгы”, — дип кычкырган. Үлеме дә бик сәер булган аның. Ашап утырган җиреннән, кылкынып, тын ала алмыйча үлгән диделәр. Әтисе әйткән сүзләргә гарьләнеп, чыдый алмыйча, ашап утырганда малае авызына суккан икән дигән сүзләр дә йөрде авылда. Гайбәт кенә булдымы...

Һәрхәлдә, Миләүшәнең улы әтисе үлгәч, эш эзләп бик еракка китеп барды. Кызының да күрше районда йөргән егете булган икән. Ул татар булмагач, әтисеннән куркып, кияүгә чыкмаган. Әтисе үлгәч, ул да кияүгә китте. Шулай итеп, Миләүшә ялгыз калды. Өй-хуҗалык эшләрен алып барды үзе, әмма аксаклап йөрде. Мал-туарны бетерде. Динне өйрәнеп, намазга басты.

Менә хәзер һәркөнне минем хәлемне белә. Кирәк икән укол да кадый. Кулы бик шифалы. Көтеп алам үзен. Берәр нәрсә ашыйсым килгәнне сизсә, хәзер пешереп ала. Ул камыр куйса, Илшат итен, бә­рәңгесен турый. Үзләре әкрен генә нидер сөйләшәләр.

Аларның егерме биш ел аралашмауларында минем гаебем бик зур. Миләүшәне килен итеп кабул итмәвемә нык үкенәм. Гарип дип кимсеттем бит. Нәселебез дәвамы булып улымның балалары, минем оныклар туган булыр иде...

Беркөнне Миләүшәнең кулларын учыма алдым да: “Әллә Илшат белән бергә буласызмы, кызым?” — дип сорадым. Сизәм бит улымның аны һаман яратканын. Ми­ләү­шә бер сүз дә әйтмәде, ирен чите белән елмаеп кына куйды.

Исемемне язмыйм.

Чыганак: http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12535&file=81.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев