Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Машинада тереләй янып үлгән кызга 17 яшь булган

    Тикшерү комитеты белдерүенчә, 17 яшьлек кыз үлгән авария йокыга киткән машина йөртүче аркасында килеп чыккан.

    Татарстанның Тикшерү комитеты коточкыч юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылган, 17 яшьлек кыз машинада тереләй янып үлгән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.   Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү - Уфа юнәлеше буенча М-7 юлының 946 чакрымында килеп чыккан. 22 яшьлек "ЗАЗ Sens" машина йөртүчесе руль артында барганда йоклап киткән һәм иярчен юнәлештә баручы ярымприцеплы "КАМАЗ" йөк машинасына килеп бәрелгән.   Бәрелеш аркасында җиңел машина янып китә. Машина йөртүче машинадан чыгып өлгерә, ә 17 яшьлек кыз автомобиль эчендә калган, тереләй килеш янып үлгән.   “Саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык шартларын ачыклый. Тикшерү дәвам итә.   Билгеле булганча, юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган кыз 2004 елда туган. Ул Алабугада яшәгән.  Яшьләрнең Казаннан Алабугага кайтып килешләре булган. Кыз Яр Чаллыдагы көллиятләрнең берсендә белем алган. 

     

    Чыганак: http://shahrikazan.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: