Апастово-информ
  • Рус Тат
  • «Әни чыгып киткәч, өйдә ямь бетте»

    Яшь егетнең үзәк өзгеч хатын сезгә дә тәкъдим итәбез.

    «Мин үземнең әтиемне белмим. Әни авырга калгач та ул аны ташлаган. Мин туганчы ук әни үзенән 15 яшькә өлкән иргә кияүгә чыккан. Үги әти мине яратты. Дөресен генә әйткәндә, мин үземнең аңа үги икәнемне сизми дә идем. Әни гомер буе балалар табибы булып эшләде, әти программист иде. Гомумән, мин мохтаҗлык күреп үсмәдем. Төрле түгәрәкләргә дә йөрттеләр, бөтен нәрсәм дә бар иде. Шул ук вакытта алар миңа дөрес тәрбия дә бирделәр. Кыскасы, безнең илгә хас булган, бөтен гомерен баласына багышлаган гадәти гаилә идек без.
    18 яшем тулгач та үз теләгем белән армиягә киттем. Чын ирләр анда тәрбияләнә, дип уйлыйм мин. Армиядә чакта да алар белән еш аралашып тордым. Бер елдан кире әйләнеп кайттым. Теләгем — институтка укырга керү иде. Мине әти белән әни вокзалдан ук каршы алды. Гадәттәгечә, алар бер-берсе белән артык сөйләшеп бармый. Әти тыныч кына кочаклап алса, әни, һәрвакыттагыча, хәлне сораша, кайтуыма шатлана. Бергәләп подъезд төбенә кадәр кайттык та, әни өйгә керми, каядыр китте. Тиздән шатыратачагын әйтте. Мин берәр йомышы бардыр дип уйлап, әти артыннан иярдем. Фатирда тынлык… Яме юк. Күренеп тора, әти биредә берүзе яши… Болай да аралашып бармаган кеше бөтенләй сулган, картайган. Аңладым, әни аны ташлап киткән… Күңелдә әнигә карата ниндидер бушлык барлыкка килде, ә әтине бик кызгандым.
    Әни кич шалтыратмады. Икенче көнне үзем аның эшенә киттем. Әнинең эштән чыкканын көтеп басып торам. Күп тә үтмәде, машина килеп туктады. Шул арада әни дә атылып килеп чыкты. Юк, бу ир әллә нинди бай да түгел, чәчәкләр дә тотмаган. Гади генә кеше. Әнине машинасыннан чыгып каршы алды да, колагына нидер әйтте. Минем күңелдә давыл күтәрелде диярсең. Каршыларына килеп чыгып, әнигә ачу белән карадым да, борылып китеп бардым. Әни артымнан кычкырып калды. Борылмадым. Әни ике ай дәвамында шалтыратты. Килеп тә карады. Аны өйгә кертмәдем. Ул әтигә генә түгел, миңа да хыянәт итә кебек иде. Ничек 20 ел бергә яшәгән кешене ташлап була? Без бит бер гаилә идек. Әйе, әти аның белән аралашып бармый иде. Ул шундый кеше инде, үз дөньясына бикләнгән. Ә әни бит андый түгел иде. Дөресен генә әйткәндә, әнисез өй дә буш иде. Аны чиста да тоттык. Ашарга да көн саен пешерә идек. Тик караңгы, нурсыз иде ул. Һәм артык тыныч иде. Безнең өйдә һәрвакыт әнинең көлүе яңгырап торыр иде, ул әле минем янда, әле әти янында бөтерелер иде.
    Ике айдан миңа 20 яшь тулды. Әни шалтыратты. Телефонны алдым. Матур теләкләрен әйткәч, ул мине кунакка чакырды. Әлбәттә, барырга уемда да юк иде. Дуслар белән кич очрашырга сөйләштек. Әти белән утырып алдык та тагын күңелне бушлык биләде. Әни янына киттем. Ишекне әни, минем шат әни ачты. Ул минем килеремне белмәсә дә мул итеп табын әзерләгән. Өчәүләп табынга утырдык. Шул кадәр җылы, рәхәт иде анда. Әни белән аның икенче ире бер-берсе белән шул кадәр ихлас, гади итеп аралашалар. Минем белән дә шулай ук сөйләшәләр. Әмма әти өчен булган үпкә барыбер күңелдә бар иде.
    «Улым, син инде бәләкәй түгел. Әтиең белән синең өчен яшәдем. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Әмма мин дә бер генә яшим бит. Синнән гафу үтенәсем дә килми, чөнки мин сиңа хыянәт итмәдем. Элеккечә сине яратам, элеккечә мин синең әниең. Әтиең белән без бер ел инде аерым яшибез. Ул да мине аңлады, китүемә каршы килмәде. Әмма ул минем кеше түгел».
    Мин әнине тыныч кына тыңлап тордым. Мин әнинең мондый чагын күргәнем юк иде. Аның беренче тапкыр бәхетле булуын күрдем.
    Тиздән укырга кердем, бер кыз белән очраша башладык. Әни кебек холыклы ул, тулай торакта яши. Бераздан аны үзебезгә яшәргә чакырдым. Ул безгә күчеп килгәч, әтинең дә йөзенә елмаю йөгерде. Әни кебек, атлап түгел, очып йөри ул кыз. Алда ни буласын белмим. Әлегә менә шулай без — өчәү, әни икенче ире белән яши. Аның белән дә аралашып торабыз», — дигән социаль челтәрләрдә бер егет.

    Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/05/75623/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: