Олы Бакырчы авылында гомер итүче гасыр тиңдәше Майтап әби Зәйнетдинова арабыздан китте
Тынгысыз күңелле, эш сөючән, һаман да тырыш, матурлыкка гашыйк, чисталык-пөхтәлек яратучы Майтап әби июнь аенда гына 102 яшьлек туган көнен билгеләп үткән иде.
(2 декабрь, “Апастово-информ“).
Майтап әби Зәйнетдинова авылның иң өлкән, үрнәк, хөрмәтле кешесе булып яшәде. Бер гасырлык гомер юлы узган әбинең сөйләр сүзләре, уртаклашыр тәэсирләре дә күп иде.
“Без күргәннәр хәзер бер төш кебек кенә. Сугыш чоры авырлыклары хәтердә еш яңара. Биябаш авылы янына окоп казырга җибәрделәр. Яшь кенә кызлар ир-атлар хезмәтен башкардык. Аннан урман кисү эшенә алдылар. Ул вакытта бит поездлар утын белән ягыла иде. Без юан-юан агачларны кистек, озын-озын бүрәнәләрне күтәреп ташыдык, ярдык. Кул пычкысы белән көннәр буе эшли идек. Ат җигеп тә эшләдек. Печән, чәчүлек ташый идек. Үзебез - ач, атларыбыз хәлсез. Ат урынына җигелеп арба тарткан вакытлар да булды“, – дип әрнеп сөйли иде әби.
Гасыр яшьтәше булган әби, чыннан да, бик күпне күрә. Шулай да сыгылдырып сынаган язмышына баш ими, сер бирми. Батыр йөрәкле, эшкә уңган, тырыш хатын-кыз була ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев