Олы Болгаерда китап тәкъдим итү кичәсе читкә сибелгән балаларын җыйды
Олы Болгаер кабат үзендә туып-үскән, канат ярган улларының матур, изге гамәлләре белән сокландырды.
(25 июнь, “Апастово-информ”).
Туган авылы өчен җан атып яшәүче, изге күңелле иганәче Әнсар Галиевның “Уйнап үскән мәктәп урамы” китабы дөнья күрде. Туган авылында әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе дә узды.
Кичәгә авторның гаиләсе, якыннары, дуслары, классташлары, урамдашлары, гомумән, бик күп болгаерлылар җыелды. Мәскәүдән, Магнитогорсктан, Башкортстан Республикасыннан да махсус шушы кичә өчен кайтучылар булды. Кичә Авыл бәйрәменә әверелде.
-Арада 50 ел дәвамында күрешмәгән авылдашлар да бар. Кичәнең максаты да авылдашларны очраштыру, аралаштыру, Олы Болгаерның балаларын туган җиргә тарту, - ди Әнсар Галиев.
Китап 144 биттән тора. Биредә автор гаиләсенең тормыш юлларын да сурәтләгән. Мәктәп урамында 14 йортта гомер иүчеләргә дә аерым урын бирелгән.
-Әлеге урамда туып-үскән 75 бала арасында төрле һөнәр ияләре, танылган хезмәткәрләр бар. Барысына да аерым-аерым тукталырга тырыштым, - ди автор.
Әнсар Галиевнең туган авылын, аның кешеләрен ни дәрәҗәдә хөрмәт итүен, олысына-кечесенә булган ихтирамын сөйләп бетереп кенә булмый. Аның йөрәгендә һәркемгә зур урын бирелгән. Кичәдән дә бүләксез кайтып китүче булмагандыр, мөгаен.
Чыгышлар җыр-моңнар белән үрелеп барды. Сәхнә түрендә дә болгаерлылар үзләре иде. Җыр-моңга да оста шул әлеге авыл халкы, иҗатта да, сәхнәдә дә, хезмәттә дә сынатмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев