Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов килде

    Министр урынбасары җирле эшмәкәрләр белән аралашты.

    (27 октябрь, "Апастово-информ"). 
    Роман Әмирханов район башлыгы Айрат Җиһаншин белән очрашып, районда барган эшләр, төзелешләр белән танышты. Район активы һәм эшмәкәрлек җәмгыятьләре белән дә фикер алышты. 
    Роман Әмирханов Шонгатыда урнашкан “Логист Агро“ предприятиесендә, Ябалак авылы янәшәсендә төзелгән “Ибраһимов“ фермер-крестьян хуҗалыгында, Каратун җирлегендә яңадан сафка басучы Апас сөт комбинатында булды. Эшчәнлек белән танышканнан соң, үз фикерләрен дә белдерде. 
    Соңыннан, җирле эшмәкәрләр белән очрашып, эшмәкәрлекне үстерү өчен төрле ярдәм чаралары хакында сөйләштеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: