Күңелләрне савыктырсын дуслык, Апаска сез ешрак кайтыгыз!
Чаллы шәһәрендә безнең районнан күчеп китеп, шунда төпләнеп калган, гаилә корган бер меңнән артык кеше яши. "Туган як, туган туфрактан да якын берни юк. Чаллыда яшәсәк тә Апасыбызны бик нык сагынабыз", - дип уртаклаша алар. Шулай итеп, Чаллы шәһәренең "Энергетиклар" мәдәният йортына, якташлар очрашуына зал тутырып 650 кеше килде. Көн...
Чаллы шәһәрендә безнең районнан күчеп китеп, шунда төпләнеп калган, гаилә корган бер меңнән артык кеше яши. "Туган як, туган туфрактан да якын берни юк. Чаллыда яшәсәк тә Апасыбызны бик нык сагынабыз", - дип уртаклаша алар. Шулай итеп, Чаллы шәһәренең "Энергетиклар" мәдәният йортына, якташлар очрашуына зал тутырып 650 кеше килде.
Көн тудымы дөнья куабыз, ашыгабыз, нидер эзлибез, нәрсәдер өчен бик борчылабыз, ачуланышабыз... Туганнар бер-берсен белешергә, күршеләр бер-берсенә керергә иренгән, оныткан заманда шундый зал тутырып якташлык җепләрен ныгыту өчен килгән кешеләрне күрү бик сөенечле әлбәттә... Ә бит, баксаң, җанга гап-гади очрашулар, күрешүләр, сөйләшеп утырулар җитми икән...
Чаллы шәһәренең "Энергетиклар" мәдәният йортына җыелган кешеләрнең язмышлары бертөрлерәк. 1970нче елларда туган төбәгебезне ташлап автошәһәр төзү теләге белән алар әлеге җирлеккә килә, тора-бара Чаллыда үз куышларын булдыра, гаилә төзи, тормышларын көйли.
Туган җир, туган нигез... Чаллылылар өчен ул ерактарак булса да, аның һәр каены, һәр тупылы, инеш буйлары һәркөн, һәрвакыт күңел түрендә. Күренә, очрашуга якташларыбыз бик сагынып килгән.... Шулай итеп, районыбыз үзешчәннәре залга Апас сулышы, туган як сулышы өрде, үзләренең иң матур җырларын бүләк итте. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгы исеменнән иң изге теләкләрне җиткерде. "Туган якның тарту көчен, әти-әни кебек газиз, балачак хатирәләрен саклаучы туган нигезнең кадерле булуын, без яши-яши аңлыйбыз.. Шуңа да бит кайда гына булсак та, кайда гына яшәсәк тә, һәрчак туган якларга ашкынып торабыз. Кайчандыр бергә укыган сабакташлар, туган-тумача, авылдашлар белән очрашу-гапләшү күңелдә әйтеп бетергесез тирән хислар уята. Ә сез читтә яшәсәгез дә, һәрберегез безнең өчен бик якын", - дип ассызыклады ул.
Кичәдә Апас кырларында үскән икмәктән пешерелгән татлы чәч-чәк тапшырылды. Якташларыбыз Апас районының эшәнлеге хакында әзерләнгән видеоматериалны да бик кызыксынып, яратып карады.
Очрашу вакытында сәхнә түренә күп бала тәрбияләп үстергән үрнәк гаиләләр, юбилярлар күтәрелде. Сагыну хисләре белән тулган чыгышлар яңгырады. Туган җирнең кадере читә яшәсәң аеруча да нык беленә икән. Әлеге төшенчәнең нинди зур икәнлеген без күз яшьләрен сөртеп утырган якташларыбызга карап кат-кат инандык. Ахырдан Чаллы шәһәренең "Апас" якташлык җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Зәйнуллин: "Әлеге очрашулар безнең һәрберебез өчен кирәк, алар һичшиксез алга таба да дәвам итәчәк,"- дип белдерде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 03:00"Кияүгә чыкканыма 6 ел булды. Иремне үлем яратам, дөньяда аннан да яхшы, акыллы, игътибарлы ир юк дип уйлыйм. Тик әти-әнием генә аны кабул итмәде" Беренче күрешүдә үк яратмадылар аны.3500
-
27 май 2022 - 22:15Яман шешкә каршы яңа дару? Яман шешкә каршы ышанычлы дару эзләү дәвам итә...4600
-
27 май 2022 - 22:00Гашыйк булдык. Ә ике айдан соң аның туе булырга тиеш иде... Динара күп еллар аерылышып торганнан соң элеккеге сөйгән егете белән очраша һәм хәзер аңа карата нинди хисләр кичергәнен аңлый алмый, чынлап та яратумы яки бу бары тик бәхетле үткәннәргә карата сагынумы?...10000
-
27 май 2022 - 21:00Ябыгасыгыз килсә, камыр ризыгы ашагыз! Диета тотканда, кагыйдә буларак, камыр ризыклары ашарга киңәш ителми. Ләкин күпләр, кайбер серләрне белеп бетермәү сәбәпле, оннан бөтенләй баш тарта. Чынлап та шулай кирәкме соң? Гомумән, онның файдасы бармы?9100
-
27 май 2022 - 20:00«Өч көн эчендә әти белән әниемне югалттым…» 27 яшьлек кызга Ходай сабырлык бирсен.17600
-
27 май 2022 - 15:55Игътибар!Балалар Сабан туе кичектерелә Иртәгә, һава торышы начар булу сәбәпле, бәйрәм чарасы башка көнгә күчерелә.6200
-
27 май 2022 - 13:47“Тоннель” 15 кагыйдә бозучыны ачыклаган 26 май кичендә ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок инспекторлары Каратун-Уланово юлының 50нче чакрымында рейд уздырды.13700
-
27 май 2022 - 13:36Апаслылар “Библиотөн” акциясенә кушылды Апас үзәк китапханәсе “ Библиотөн-2022” ботенроссия акциясенә кушыла. Китапханә эш вакытын һәм форматын үзгәртеп, китап сөючеләрне кичен кабул итте.11100
-
27 май 2022 - 13:33Китапханәчеләр ГТОның алтын билгеләренә лаек булды Китапханә хезмәткәрләре Апасның универсал спорт залында ГТО нормативлары тапшырган иде.14000
-
27 май 2022 - 13:00«Карында ук гомерләрен өзгән балалар исән балама яшәргә ирек бирми» Әлмәттән Казанга китеп барам. Билетым кулымда. Автобус кузгалырга ике сәгать вакыт бар. Кеше күп җирдә вакыт үткәрергә яратам. Автовокзалны аркылыга-буйга йөреп, буфетка кереп утырып, туңдырма алып ашадым; вак-төяк сатыла торган буфетта озак кына "күз биеткәннән" соң, сатучының күңеле булсынга, берничә татарча гәзит сатып алып, тышка чыгып, үзара сөйләшеп утырган үземнән беразга яшьрәк ике хатын янындагы буш урынга килеп утырдым. Исәбем танышып, әңгәмәләренә кушылып, вакытны кыскарту иде. Аларның минем белән аралашасы килмәгәнлеге йөзләренә чыкты, чырайлары сытылды. Күптән күрешмәгән танышларның карашлары ук “син генә кирәк идең, кирәкле кишер яфрагы” дигән кебегрәк тоелды. Иске чикмәнгә ис китмәгән кыяфәт чыгарып, гәзит укырга керешкәндәй иттем. Колак тегеләрнең сүзләрен йота торгач, чәчләрем үрә торды. Ишеткәннәрем эчемә сыймый, ничек ишетсәм шулай сезгә дә җиткермәкчемен.16300
-
20 май 2022 - 16:17Новости "Апас хәбәрләре" 23.05.2022
-
20 май 2022 - 16:17Новости "Апас хәбәрләре" 23.05.2022
-
27 май 2022 - 22:24Апас сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе уздыРайон мәдәният йорты сәхнәсендә балалар сәнгать мәктәбендә өйрәнгән осталыкларын күрсәттеләр.8800
-
27 май 2022 - 13:10Апас китапханәчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәРайонның үзәкләштерелгән китапханә системасы үзәк китапханәне, балалар китапханәсен, 27 авыл китапханәсен үз эченә ала. 1795 елның 27 маеннан башлап һәр елны китапханәләр көне билгеләп үтелә.17800
-
26 май 2022 - 15:14Апаслылар башка районнар тәҗрибәсен өйрәнәРайонда уңай тәҗрибәләрне тормышка ашыру нияте белән район башлыгы Айрат Җиһаншин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов Кукмара һәм Лаеш районнарында булып кайтты.22200
-
25 май 2022 - 14:10Апаста балалар Сабан туе уза 1 июнь – Халыкара балалар көне районда быел да зурлап билгеләп үтелә.18400
-
21 май 2022 - 07:55Апаста чик сакчылары көне билгеләп үтелә 28 май – чик буе гаскәрләре көне. Традиция буенча бу көнне чик сакчыларының очрашуы уза.25400
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.216300
-
24 май 2022 - 11:55Нинди телефоннарда WhatsApp эшләми башлаячак? 2022 елның октябрендә WhatsApp мессенджеры яңарачак. Шуннан соң кушымта iOS 10 һәм iOS 11 операцион системалы гаджетларда эшләми башлаячак.46700
-
24 май 2022 - 13:17Апас мәктәбендә соңгы кыңгырау 84нче тапкыр чыңлады 24 майда районның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Быел 11 классны – 68 укучы, 9 классны 167 укучы тәмамлый.46600
-
24 май 2022 - 09:53Юл-транспорт һәлакәтеннән соң трассаны япканнар Бүген, 9:00 сәгатьтә, «М5-Урал» федераль автомобиль юлының 1726 нче чакырымында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган.43700
-
24 май 2022 - 12:55Язмыш сикәлтәләре (Хикәя. Булган тормыш хәлләреннән) Ләйлә Шиһабиева. Дәвамы.39200
-
24 май 2022 - 10:56«Үзем дә ышанмыйм» Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның олы кызлары Эллари быел мәктәпне тәмамлаган.37200
-
26 май 2022 - 14:20Апас “Кояшкай” балалар бакчасы үзенең кошчыкларын очырды Быел бакчада тәрбияләнүче 43 бала мәктәпкә юл ала.34500
-
25 май 2022 - 13:25Апасның юл сакчылары “Иң яхшы экипаж” исеменә лаек Республика күләмендә квартал саен юл куркынычсызлыгын тәэмин итү эшчәнлегенә нәтиҗә ясала һәм “Иң яхшы экипаж”, “Иң яхшы участок инспекторы” билгеләнә.33000
-
24 май 2022 - 08:55Имтиханга кергәндә укыла торган догалар Алда имтиханнар чоры. Балаларның да, ата-аналарның да иң еш борчыла торган, күңел тынычлыгын югалта торган вакыты бу. Имтиханнарга әзерлеклеме син, юкмы – монысы бер мәсьәлә, ә әзерләнеп тә авыр сорау туры килү яки белгәнеңне дә әйтә алмый югалып калу, зиһенеңне җыя алмый азаплану – монысы бөтенләй башка. Бу халәтләр үз-үзеңне кулга ала алмаудан, нык дулкынланудан, ахыры начар булыр дип куркып борчылудан барлыкка килә торган психологик күренешләр. Бу очракта диндәге кешенең иң зур коралы ул – дога.32800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика