Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Салават күпере”ндә ял итүче балалар иминлек кагыйдәләре белән таныша

    Зур Күккүз мәктәбе каршында оешкан “Салават күпере” лагеренда 20 укучы җәйге ялын күңелле дә, файдалы да уздырды.

    (4 июль, “Апастово-информ”).


    Балалар бер көннәрен иминлек кагыйдәләрен искә төшерүгә багышлаган. Алар районның янгын сүндерү бүлегенә сәяхәткә килгән.
    “Янгын сүндерү бүлегендә эш шартлары, хезмәткәрләр белән танышып, аралашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Янгын сүндерү машиналарын карадылар. Хезмәткәрләр аеруча киеренке эш көннәре турында да сөйләде. Укучыларны ут белән сак булырга өндәде”, - ди лагерь җитәкчесе Фәридә Ибраһимова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: