Сөйгәнем баласы барлыгын әйтмәде
Иптәш егетнең туган көнендә бер мөлаем кыз белән таныштым.
Берничә тапкыр “свидание”га бардык, ошаттым инде үзен. Ләкин бер-ике атна узгач, аның баласы барлыгын белдем. Баласын яшерүе, мине алдап йөртүе бер дә ошамады. Мин балаларны яратам. Ул баланың бер гаебе дә юк бит. Тик нигә аны яшерергә? Мин “а” дигәнче, бу баласы белән фатирыма күченеп килде. Алай гына да түгел, минем акчаны үзенә һәм баласына тота башлады. Тора-бара сөйгәнемнең хәмер яратуы да билгеле булды. Алга таба болай яшәүнең мәгънәсен күрмәдем. Аерылышырга туры килде. Хәзер инде балалы хатыннар белән танышырга бер теләгем дә юк. Болай да психикама шактый зыян килде.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36912
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев