Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Талия әби Хәсәнова Ил башлыгының котлауларын кабул итте

Тутай авылында яшәүче Талия әби Хәсәнова 95 яшьлек олы юбилеен каршылады.

(2 июль, "Апастово-информ").


Талия әби яшьтән ятимлекне күреп үскән. 13 яшеннән әти- әнисез калган. Урал якларында да яшәргә туры килгән аңа. Тутайга кайткач төрле эшләрдә хезмәт иткән. Урак урган, салам тураган, чөгендер эшкәрткән елларын еш искә ала ул.
Талия әби бүген дә үз аягында йөри. Йортта күз-колак булып тора. Балаларын каршы ала, озатып кала. Онык-оныкчыкларын бик ярата. 
"Төпчек улым, киленем тәрбиясендә яшим. "Әни киттем",  дип чыгып китәләр, "кайттым", дип кайтып керәләр. Хасиятем зур", - ди әби.

Талия әби бала югалту хәсрәтләрен дә кичергән. Авырлыкларны сабыр йөрәге аша үткәргән.

Талия әби Хасановага Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы тапшырылды. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов, Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова Талия әбине тәбрик итте. "Нур" хуҗалыгы да олы хөрмәт күрсәтте.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #яшәавылымминем