Апастово-информ

Апас районы

Рус Тат
Җәмгыять

“Тамчылар” тамчысы

90 яшьлек газетаның тарих битләрен ачканда “Тамчылар” сүзе дә еш очрый. “Тамчылар” иҗат берләшмәсе турында сөйләшкәндә, өлкәнрәк буын иҗатчыларының йөзләрендә нур балкый башлый. Күңелле дә, “тәмле” дә хатирәләрне яратып барлый алар.

“Тамчылар“ иҗат берләшмәсенә көтмәгәндә-уйламаганда гына килеп кердем. Апас урта мәктәбеннән дәресләр беткәч, көйли-көйли туган авылым Иске Әнәлегә кайтып барыш. Ялгызым. Мәктәпнең “Әдәбият сөючеләр” түгәрәгенең активистлары җитәкчебез Мәгъсүмә апа Гыйниятова белән альбомнар эшләдек. Кәеф шәп, күңел очып тора, юл тутырып җырлап кайтам. Каршыма кап-кара кашлы, бөдрә чәчле берәү килә. Танып алдым. Район газетасыннан Фиргать абый Газизуллин.
Күкрәк яңгыратып сәлам бирәм:
-Исәнмесез, Фиргать абый! Безнең авылга барган идегезме әллә?
-Исәнме, сеңелем? Син кайсы авылныкы соң?
-Әнәлнеке мин.
-Ник соң гына берүзең кайтасың?
-Шигырь язучыларга альбомнар ясадык. Кызыл тышлыны. Түгәрәккә йөрим мин.
-Минем бәхет екты болай булгач! Син дә шигырь язасыңмы, үскәнем?
-Язам, абый. Кайчак иншаларны да гел шигырь белән язып барам.
-Менә шәп! Син безнең кеше икән, наным! Безнең “Йолдыз” газетасы каршында иҗат итүчеләрне берләштерә торган “Тамчылар” дигән түгәрәк эшли. Һәр айда җыелабыз. Синең дә безнең түгәрәккә киләсең киләме?
-Кызык булса, киләм. Кая килергә соң, Фиргать абый?
-Яле фамилияңне әйтеп җибәр. Мин сиңа очрашуга чакырып, хат җибәрермен, ярыймы, наным? Килгән чакта яңа шигырьләреңне дә алып килерсең. Килештекме? - дип Газизуллин абый кул сузды. Мин дә аптырап тормадым, аның көрәк кадәр кулын шытырдатып кыстым.
”Тамчылар” әдәби берләшмәсенә юл шулай башланды. Бер атна да узмагандыр, ”Йолдыз” дип язган ак конвертта мине очрашуга чакырып хат килде. Аны Фиргать абый имзалаган. Шулай итеп, редакция бинасының редактор бүлмәсендә “тамчылар” җыела башладык. Габбас абый Хафизов - Әҗемнән, Шәриф абый Мостафин – Түбән Барыштан, Бәхетгәрәй абый - Борындыктан, Наилә апа-Кошманнан, Гозәер абый - Аюкөйдергәннән, мин - Иске Әнәледән. Тора-бара безгә Иске Йомралыдан - Венера Әкбәрова, Фирая Фәтхуллина - Борындыктан, Дәвештән Илүзә Гайнуллина, Гөлшат Җамалиева да кушылды. Берләшмә утырышларында ул чактагы редактор Александр Филиппов үзе, Мәрди Рафиков, шагыйрь-сәяхәтче Азат Сункишев та катнаша. Берләшмә членнары иҗатын республика матбугатыннан килгән кунаклар да тыңлап, бәя бирә. Телне чүпләмәү турында Хәсән Сәрьянның бик саллы чыгышы, Фатих Хөсни, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Габдулла Сәләхетдинов, Венера Ихсанова, Хәкимҗан Халиков, Габдулла Шәрәфетдинов катнашында узган очрашулар җылы бер истәлек булып хәтердә саклана. Берләшмәдә яңа иҗат ителгән әсәрләргә, яшь аермасы төрле булса да, һәрберебез үз фикерен әйтеп чыга, газетадагы “Тамчылар” иҗаты дигән әдәби сәхифәгә шигырьләр, юморескалар сайлап алына. Габбас абый игенче буларак, күбрәк җир, икмәк, хезмәт кешесе турында лирик шигырьләр яза иде. Шәриф абыйның чыбыркысы шәп шартлата - ул сатирик шигырьләр иҗат итә. Бәхетгәрәй абый мәсәл жанрында күп эшләде. Нәсимә апа, укытучы кеше булганга, балалар турында күбрәк шигырьләр алып килә иде. Венера үзе бик яшь кенә булса да, гомер иткән кешеләр төсле чын мәхәббәт шигырьләре алып килеп укый иде. Мин төрле темаларда үземне сынап карадым. Иң безне шатландырганы -“Йолдыз” газетасында ай саен диярлек безнең иҗат берләшмәсенең энҗеләре дөнья күрә. Берләшмә членнары район мәдәният йортында, Әҗем авылында (Габбас абыйның юбилеенда), китапханәдә, пионерлар сараенда, мәктәпләрдә чыгыш ясадык.
1976 елда Венера белән икебезне Александр абый Казанга яшь иҗатчылар форумына алып барды. Ул ике көн дәвамында Яшьләр үзәгендә бик зур чара булып узды. Татарстан радиосыннан Җәүдәт абый Дәрзаман форум турындагы әдәби тапшыруга безне дә катнаштырып, шигырьләребезне укытып, интервьюлар алды. Шагыйрь Роберт Миңнуллин “Яшь ленинчы”га даими язып торырга дип, безнең белән түгәрәк өстәл уздырды. Мәктәп укучылары гына булсак та, чын, зур язучылар, шагыйрьләр катнашкан бу чарада катнашу онытылмаслык якты хәтирә булып саклана.
“Тамчылар” иҗат берләшмәсе миңа иҗади офыкка очарга канатлар куйды. Үзе дә каләме чарланган хәбәрче булган әтием Хәлилрахман районга нинди генә иҗат әһеле килсә дә, мине очрашуларга алып бара, өйгә капчыклап китаплар ташый иде. Газеталарда минем язмаларым, шигырьләрем басылган көнне әтиемнең йөзе балкый, ”Кызым, бишле сиңа!” - дия иде.
Казанга университетка укырга кергәч тә, ”Тамчылар“ белән һәр даим хәбәрләшеп тордым, каникул вакытларымда газетаның үз хәбәрчесе булып та эшләп ала идем. “Йолдыз”ның “Тамчылар”ы миндә иҗатка яратып карау хисе уятты.
ТР Язучылар берлеге члены булып, проза, шигърият өлкәсендә бертигез иҗат казанында кайнасам да, мин һаман үземне “Тамчылар” тамчысы итеп саныйм. Районыбыз газетасына, минем иҗат юлымда очраган һәркемгә рәхмәт сүзләремне әйтәсем килә.
Фиргать абый Газиззуллин да, Александр абый Филиппов та мәрхүмнәр инде. Җирле шагыйрьләр арасында да арабыздан китүчеләр шактый. Рухлары шат булсын.
Ихтирам белән - Гөлнур Айзат.
Иске Әнәле – Буа.а

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев