Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Таш йөрәк (Кәрим Кара)

    Диләнең Гариф кызы икәнен барысы да белә иде авылда. Бер кеше моны күрмәде дә, белмәде дә - Гариф үзе. Күп еллар элек шымтый холыклы егет Зөлфия исемле кызның артыннан калмый йөрде.

    Зөлфия авылның беренчче чибәре булды. Үткер телле, җыр-биюгә оста, эшне сытып эшләгән кыз иде ул. Авылдагы күп егетләр Зөлфия турында хыялландылар. Авызыннан сүзе чыкмаган Гарифка нидер өмет итәсе дә түгел иде. Әмма тормышта баш җитмәс хәлләр була.

    Зөлфия колхоз рәисен йөрткән шофер Булат белән дуслашып китте. Егете дә шәп иде шул. Төсе-буе килгән, күзләре нур чәчә, сандугач сайрата телендә. Авылда ул гына җиңел машинада йөри, рәис аны үз улы урынына күрә, абруе зур кешеләр арасында. Буш вакытында Зөлфияне «Москвич»ына утыртып йөрткәли, өенә кадәр китереп куя. Дәрәҗә бит ахирәтләре каршында.

    Бар исәпләр буенча эшләр туйга таба бара иде шикелле. Зөлфиянең әти-әнисе дә әкренләп мая тупладылар, ике тәкәне аерым ябып симерттеләр. Бодайдан гына ачы бал хәстәрләп, шуны бик куәтле көмешкәгә әйләндерделәр. Кешеләр каршында ким-хур буласылары килми иде.

    Нинди чебен тешләде егетне, кырт өзде араларын Зөлфия белән Булат. Озак та үтмәде, колхозның баш бухгалтеры Шәмсиянең өреп тутырылган төсле Галимәсенә өйләнеп куйды. Бу хурлыкны авыр кичерде Зөлфия. Күзгә күренеп шиңде ул, күз төпләрен кара каплады, адымнары ялгышты. Бик кеше күзе арасына чыгып йөрмәскә тырышты.

    Шуннан халык арасында: «Зөлфия Гарифка кияүгә чыга икән!» – дигән хәбәр таралды. Чынлап та, бер-ике тапкыр парлашып клуб буенда күренде алар. Зөлфия гел елмаерга тырышкан булды, ахирәтләрен уздырып уен-көлке сөйләде, хәлдән тайганчы бию түгәрәгендә тыпырдады. Гариф ни телсез әпә төсле, бер читтә катып карап торды булачак кәләшенә. Ничек табышканнардыр алар, анысы сер булып калды. Хәер, Гарифның елан аягы кискән җиңгәсе бар иде. Ерак тормыйлар иде алар Зөлфияләрдән. Аның кулы уйнамадымы икән бу очракта? Ничек кенә сиздермәскә тырышса да, Зөлфиянең йөрәген ялкын ялмаган икәнен чамаларга була иде һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән. Гарифка битараф иде шикелле үзе, гел арты белән торды егеткә, ике авыз сүз кушмады. Ә менә Гариф бәхеткә тарыган иде Зөлфияне кулына төшергәч. Теле белән әйтмәсә дә, андый тойгылар кешенең йөзенә языла бит.

    Ике як та туйны ашыктырырга булганнар иде, ахрысы. Чакыру открыткалары тутырыла, ике як та бүләк туплый дигәнрәк хәбәрләр ишетелеп калды шул чакларда. Зөлфия ягы күптәннән әзер бит инде бу тантаналы вакыйгага.

    Иң кызыгына җитәр чакта Зөлфия тәртәгә типте. «Туй булмый!» – дип өзә суккан ул әти-әнисе каршына басып. Гарифны да капка төпләреннән куалап кайтарган, имеш. «Мин сине яратмыйм, күрәсем дә килми. Башкача яныма якын килмә», – дип аны да кире каккан.

    Бу вакытта инде Булат әбисенең яңа йортына күченеп, балда-майда йөзә иде. Ничек кенә ярарга белми тыпырчыналар иде кадерле кияү каршында әниле-кызлы.

    Ай үтмәде, Зөлфия күрше чуваш авылына барып кибеткә сатучы булып урнашты да, шунда бер чуваш егетенә кияүгә чыкты. Үтте туйлар гөрләп, шуннан өч-дрт ай үттеме, корсак күтәреп йөри башлады Зөлфиябез. Кызыксынучан авылдашлар бармакларын бөгеп көннәр исәпли башладылар. Алар исәбенчә, күпкә алда табарга тиеш икән дә яшь кәләш. Әллә нинди сүзләргә сәбәп итеп, Зөлфия кыз алып кайтты. Аңа Дилә дип исем куштылар. Чуваш ире хатынын читләр белән чуалуда гаепләде. Тормышларының яме китте шикелле шул вакыттан соң.

    Гариф үзенең абыйсын ияртеп, Зөлфия янына барып та йөргән диделәр. Алып кайтырга теләгән хатынны үз бусагасына. Көлгән генә бу тәкъдимгә Зөлфия. Башка мазаланып килеп йөрмәскә кушкан егеткә. Мәгәр үзләре чуваш белән эт белән песи төсле яшәделәр инде. Салырга ярата иде ире, кызмач баштан Зөлфиягә тукмак та эләктерә иде.

    Бер-ике ел буйдак булып йөрде Гариф. Шуннан тәвәккәлләп шәһәргә чыгып китте. Ниндидер оешмага барып эшкә керде. Шунда аның осталыгы ачыкланды. Төрле фасондагы баскычлар эшләргә кулы ята икән егетнең. Баскычлар хәйран күп кирәк икән башкалага, ә андый осталар бармак белән санарлык. Бәхет килде егеткә, акча агыла башлады кесәсенә, заказлар килеп кенә торды. Шәһәрдә ул Азнакай ягыннан бер кыз табып өйләнеп куйды.

    Берничә елдан үз бригадасын булдырды Гариф, коттеджлар төзергә маһирланып китте. Танымаслык булып үзгәрде, иномаркага утырып кына кайтты авылга, кием-фәләннең чит илдә тегелгәннәрен генә киде. Әмма барыбер кара эшне үз куллары белән тотып эшли, диләр иде.

    Ун еллап иза чикте Зөлфия күрше авылда. Тагын ике баласы, ул белән кыз, дөньяга аваз салды. Ләкин ире барыбер ипкә килмәде, тормыш көтәргә дәрте булмады. Эчкән кешегә балалар да, хатын да, өй дә кирәкми, бераз салсалар шул җиткән. Бөтенләй чыдар хәле калмагач, качып кайтты Зөлфия иреннән. Улы белән кызы ире янында калдылар, бары Диләсе ияреп кайтты артыннан. Теге чуваш аны туктатырга уйламаган да шикелле. Хәер, балалар багарлык рәте калмаган иде инде Зөлфиянең. Җелеген суырган иде теге чуваш. Тешләре коелып беткән, яңаклары эчкә кергән, бакча карачкысыдай калган Зөлфия авырлык белән генә йөри иде. Ул чакта әнисе ялгызы калган иде. Елый-елый сыендырды ул кызын үз янына.

    Бу хәбәр ничектер Гарифка да барып ишетелгән икән. Аның елкылдап торган машинасын Зөлфияләрнең капка төбендә күреп калган кешеләр булган. Тупсаны атлап үткән дә ир, Зөлфия каршына килеп тезләнгән:

    Әйдә алып китәм сине үзем белән. Гаиләдән ваз кичәрмен, бар мөлкәтемне сарыф итәрмен, иң яхшы врачларга күрсәтеп дәвалармын. Аяк астына салып таптама сүзләремне, бергә булыйк, - дигән. Тынына буылып, Зөлфия кире каккан аның сүзләрен.

    Күңелем кабул итми сине, Гариф, үпкәләмә, – дип икенче якка ук кереп киткән ирне күрмәс өчен. «Күзләре кып-кызыл иде Гарифның машинасына чыгып утырганда», – дип сөйләгән терәлеп торган күршесе.

    Шуннан соң озакка бармады Зөлфия. Бар тазалыгы беткән булгандыр инде. Диләсен әнисенә калдырып куйды. Кыз үсә торгач, бөтенләй Гарифка охшап калды. Суеп каплаган диярсең, атлап китүләренә кадәр әтисенеке иде аның. Бик тәртипле, инсафлы кыз булды, мәктәптә дә яхшы укыды. Әлеге ятимлеге белән күңеленнән сагыш китмәде инде кыз баланың. Кешеләрнең син Гариф кызы, дигән сүзләрен ничек кабул итәргә белмәде. Ышанды да, ышанмады да бала бу сүзләргә. Кайчак юллары кисешә иде Диләнең ул кырыс абый белән. Кашларын җыерып үтеп китә иде яныннан. Әтисе булса, шулай кыланыр идемени? Андый усал кешенең үз әтисе булуын теләми дә иде Дилә.

    Тагын бер яңалык ишетелде авыл кешеләренә. Имеш, Гариф хатыны белән зык кубып аерылышканнар икән, судлар аша, зур ызгыш-талаш белән байлыкларын бүлешкәннәр... Кемнеңдер Гарифтан турыдан-туры сораганы булмады бу хакта. Сорасаң да әйтә торган кеше түгел иде инде ул.

    Дилә мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, авылдагы комплекска эшкә урнашты. Кайдандыр Самара якларыннан килгән эшкуар авыл читендә зур терлекләр комплексы салдырган иде. Савым сыерлары карыйлар иде анда. Сөт анализлары алырга, чисталыгын тикшерергә, тагын ниндидер хикмәтләр өчен лаборант кирәк булган икән. Шатланып ризалашты бу эшкә Дилә. Әти-әниле бала булса, андый яхшы билгеләр белән дәрәҗәле уку йортына барып керер иде кемдер. Ятим балага каян килгән ди андый мөмкинлекләр? Чыш-пыш килеп авыл халкы Гарифны гаепләделәр. Күрә торып үз баласына ярдәм кулы сузмасын әле... Хәленнән килмәсә бер хәл, акчаны көрәп ала диләр бит...

    Диләнең унсигез яше тулган көне иде. Төшке ашка кайтып әбисе белән чәй эчәргә утырулары булды, бер малай ишектән башын тыкты:

    Дилә апа, сине Илдус абый чакырды. Хәзер килеп җитсен диде...

    Очып чыгып та китте бала. Ни уйларга белми ашыга-ашыга сәвиткә юл тотты кыз. Нигә кирәк булды икән авыл башлыгына? Башлыкның кабинетының ишеген ачып кергәч, уңайсызланып тукталып калды Дилә. Илдус абыйсы кырыенда әлеге Гариф абый да утыра икән.

    Мондарак кил, сеңлем, – диде йомшак кына Илдус абыйсы.

    Гариф абыйсы карап катты аңа, бүлмәдә тынлык урнашты. Шуннан телгә килде:

    Менә шаһит булыгыз, – дип өстәлгә бер төргәк кәгазьләр салды кырыс адәм. - Документлар бар шартына җиткереп төзелгән. Казандагы өч бүлмәле фатирым кызым Дилә исеменә күчә. Менә аның исеменә эшләнгән саклык кенәгәсе. Башлап китәргә биш йөз мең акча анда сиңа , кызым. Атна эчендә Казанга күченәсең, югары уку йортына укырга керәсең. Теләсәң, әбиеңне дә ал үзең белән, иптәш булыр. Тырышып укы, соңыннан алдагысы турында уйлашырбыз. Ярдәмемнән ташламам, ну кияү егетен миңа күрсәтмичә кияүгә чыкма. Килештекме?..

    Нәрсә дип җавап биргәндер Дилә әтисенә, анысы тәгаен билгеле түгел. Илдусның бу турыда әйткәне юк. Хәзерге көндә Дилә Казанда яши, укып йөри, әтисе белән еш аралаша, диләр.

    Менә шулай көтелмәгән гамәлләр эшләп ташлыйлар адәм балалары кайчакта. Соңыннан нәрсә дип тә әйтерә белми гаҗәпләнеп каласың...

    Чыганак: https://intertat.tatar/news/tas-iorak-karim-kara-5853155

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: