Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Тәрәзә төбендә нәрсәләрне тотарга ярамый?

    Кайбер әйберләрне тәрәзә төбендә тотарга ярамый.

    Бу турыда киңәшләр сайтында язылган. 

    Фотолар һәм китапларны тәрәзә төбендә тотсаң, алар кояш нурлары һәм дым тәэсирендә саргаеп бетәр. 

    Көнкүреш химиясен тәрәзә төбендә тотарга ярамый. Кояш нурлары астында кызган аэрозоль баллоннар шартларга мөмкин.

    Өйдә янгын чыгу ихтималын арттырмас өчен, көзге һәм көзгеле өслекләрне дә тәрәзә төбендә тотарга ярамый.

    Азык-төлек тәрәзә төбендә бик тиз бозыла, төрле бөҗәкләр җыелып ята башлый.

    Чыганак: https://intertat.tatar/news/taraza-tobenda-narsalarne-totarga-yaramyi-5853163

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: