Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Яман шешне ничек кисәтергә?

    Рак – хөкем карары түгел, дип билгели табиблар. Ул никадәр иртәрәк ачыкланып, дәвалау никадәр иртәрәк башланса, пациентның тулысынча савыгырга мөмкинлекләре шулкадәр күбрәк. Профилактик чараларның иң мөһимнәренең берсе – дөрес туклану. Шуңа түбәндәге киңәшләрне истә тоту мөһим.

    Үзебезнең туган якта үскән һәм җитештерелгән ризыкларга өстенлек бирергә.
    Озак яткан, күгәрә башлаган урыннары булган азыкны кулланмаска.
    Консервантларга игътибарлы булыгыз. Е 103, Е 105, Е 111, Е 121, Е 123, Е 125, Е 126, Е 130, Е 152, Е 952 – катгый тыелган кушылмалар.

    Җимешләрне һәм яшелчәләрне җентекләп юыгыз, өске яфракларын алып ташлагыз. Аларда пестицид, диоксин һәм башка зарарлы матдәләр күп җыела.

    Суда, парда, мичтә пешкән азыкларга өстенлек бирегез. Ачык утта әзерләнгән ризык файдалы түгел.
    Артыгын ашамагыз, тән массасына игътибарлы булыгыз.

    Үсемлек майларын гына кулланырга тырышыгыз.
    Ризыкны бер үк майда кат-кат пешерергә ярамый.

    Холестеринлы азыкларны мөмкин кадәр азрак кулланырга тырышыгыз.
    Иң яхшы үзләштерелә торган аксым – майсыз эре мал итендә, балыкта, ярмаларда һәм борчакта.

    Күпләп яшелчә-җимеш, аеруча яшел һәм кызыл төстәгеләрне, кулланыгыз.
    Кальцийлы азыкларны ашарга онытмагыз.

    Тозланган, ысланган ризыкларны мөмкин кадәр азрак яисә бөтенләй кулланмаска тырышыгыз. Нитратларның зарарлы йогынтысын бетерер өчен С витамины булган ризыкларны күбрәк ашагыз.

    Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/05/75336/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: